Логотип Магариф уку
Цитата:

COVID-19 га каршы препарат уйлап табучы галимгә – Арбузов премиясе

Фосфорорганик кушылмалар химиясен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәрнең хезмәтен бәяләү максатыннан Татарстанда моннан чирек гасыр элек – 1997 елда Халыкара Арбузов премиясе булдырылган иде. Ул Казанд...

Фосфорорганик кушылмалар химиясен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәрнең хезмәтен бәяләү максатыннан Татарстанда моннан чирек гасыр элек – 1997 елда Халыкара Арбузов премиясе булдырылган иде. Ул Казанда ике елга бер тапкыр рус яки чит ил галименә бирелә. Шушы чор эчендә бу премиягә инде 15 галим лаек дип табылган,шуларның бары тик дүртесе генә – Россиянеке, калганнары – чит илләрнеке. Бар эшчәнлеге Казан университетыннан аерылгысыз булган химик-органик Аркадий Николаевич Пудовик Халыкара Арбузов премиясенең беренче лауреаты иде.Бу мәртәбәле премиягә лаек булучылар арасында Америка, Кытай, Англия, Польша, Украина, Нидерланд, Франция, Япония галимнәренең дә булуы  бу бүләкнең никадәр дәрәҗәле һәм югары статуска ия булуын искәртә.
Быел исә Халыкара Арбузов премиясенә Россия Фәннәр академиясенең биорганик химия институты директоры, академик, милләте буенча азәрбайҗанлы Александр Габибович Габибов лаек дип табылган. Ул – дөньякүләм танылу алган галим, молекуляр биология, биохимия һәм биокатализ өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. Аның җитәкчелегендә холинэстераз классына караган ферментлы фосфорорганик кушылмаларның организмга тәэсир итү механизмы өйрәнелгән, биологик яктан актив фосфорорганик кушылмаларның заманча детекция методлары тәкъдим ителгән. Алар арасында COVID-19 га каршы препарат эшләнмәсе дә бар.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган конференциядә дә сүз Халыкара Арбузов премиясе һәм аның халыкара хезмәттәшлекне ныгытудагы роле хакында барды. Шунысы кызык: анда чыгыш ясаган дүрт спикерның дүртесе дә – академиклар. Мондый абруйлы галимнәр катнашындагы матбугат конференциясенең бу залда әле моңарчы үткәне булмаган. Шуларның берсе Халыкара Арбузов премиясенең быелгы лауреаты Александр Габибович Габибов иде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ