Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрдемәндкә Казанда урын табылырмы?

Бүген ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл булып узды.

Чараны ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков алып барды.

  • Дәрдемәнд ХХ гасыр башы татар шигъриятендә мөһим урын алып тора. Иҗаты романтик стиль белән сугарылган зәвыклы әсәрләре үз вакытында, хәзердә китап укучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Яшь шагыйрьләргә илһам чыганагы булып тора. Шуңа да күпләр үзләрен Дәрдемәнд шигъри мәктәбен дәвам итүчеләр дип саный, диде И.Халиков.

 «ДӘРДЕМӘНД: ШӘХЕС, ШАГЫЙРЬ, ФИКЕР ИЯСЕ» дип аталган түгәрәк өстәл  эшендә катнашучыларны Татарстан Республикасы халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да сәламләде. Ул үз чыгышында Дәрдемәнд шәхесен Татарстанда, Казанда мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәрде.

Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТР халык язучысы, Г. Тукай исем. ТР Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин  Дәрдемәнд турындагы язмалары хакында бәян итте. Филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров Рәмиевләр нәселе турында шактый кызыклы, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган фактларга тукталды. “Гаилә һәм мәктәп” журналының алдагы саннарында дөнья күрәчәк “Татар мәгърифәтчеләре” рубрикасында Дәрдемәнд турында язма дөнья күрәчәк.

Түгәрәк өстәлдә тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова да катнашты. Ул Орскида Дәрдемәнд эзләре, шагыйрьнең соңгы көннәре хакындагы мәгълүматлары белән уртаклашты. Шулай ук үзенчәлекле язмышка ия татар улының исемен киләчәк буыннарга җиткерү кирәклегенә басым ясады. Чарада онлайн форматта филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов, Дәрдемәнднең торыны Бату Рәмиев тә элемтәгә керде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ