Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшлекле татар теле курсы башлана

Казан Мэриясе 22 апрельдә эшлекле татар теле курсын башлап җибәрә. Биредә бушлай белем алырга мөмкин булачак

Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелүче курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Курсның төп максаты – татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү. Уку барышында әдәби татар теленең нормалары, сөйләм этикеты кагыйдәләре, эшлекле стиль үзенчәлекләре темаларына өстенлек биреләчәк.

Дәресләр 22 апрельдә башланып, 1,5 ай дәвам итәчәк. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Уздыру урыны: «Яратам» яшүсмерләр клубы, Короленко ур.11а («Кәҗә бистәсе» м.ст.).

Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган  өчәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Эшлекле татар теле курсына язылырга теләүчеләр регистрацияне биредә уза ала:  https://forms.gle/TVsMJi8hCesiRBmm7 (урыннар саны чикле).

Искәртеп узыйк, быелгы беренче бушлай курс февраль аенда Казан Мэриясе хезмәткәрләре өчен оештырылды. Быел барлыгы дүрт курс узачак, дип хәбәр итә Мэриянең матбугат хезмәте.

Фото: Казан Мэриясе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ