Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөмбә маринадлыйбыз

Гөмбә сезонын ачтыгызмы әле?

1 кг гөмбә, ярты стакан уксус, 2 калак тоз, 1 бал калагы шикәр, 3 лавр яфрагы, 6 данә кара борыч, 2 данә гвоздика.

Юылган, чистарталган гөмбәләрне кайнар маринадка салып, 15–30 минут кайнатырга. Бүленеп чыккан күбекне алырга.

Гөмбә салынган банкалар 15–20 минут стерильләшә. Банкаларны герметик рәвештә япмый гына суыткычта сакларга мөмкин. Моның өчен гөмбәле банкага мул гына итеп үсемлек мае салып, полиэтилен капкачлар белән ябу да җитә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Нәрсә соң ул тәкъвалык?

“Тәкъвалык – ул акылыбызга, күңелебезгә, тәнебезгә, барлык мәхлукларга зыян китерә торган гамәлләрдән, гөнаһлардан саклану, ерак булу дигәнне аңлата.

Берәү Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тәкъвалыкның асылы турында сораган. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе аңа:

– Урамда бик күп чәнечкеле үсемлекләр бар. Син шул чәнечкеләр өстенә басып барачаксыңмы, әллә аларны әйләнеп узачаксыңмы? – дигән.
Әңгәмәдәше:
– Әйләнеп узачакмын, – дип җавап биргән.

Әбү Һөрайра:
– Менә шул әйләнеп узу тәкъвалык була да инде, гөнаһларны да шулай әйләнеп узарга кирәк, – дип әйткән.

Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле көннәр теләп калам!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ