Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы узды

«Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы

12 апрельдә Казан шәһәренең М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясе базасында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» республика форумы узды. Быелгы тема - “Мәгариф системасында мәктәп китапханәләренең роле һәм урыны”.

Форум эшендә Татарстанның 100 дән артык китапханә белгечләре районнарның мәгариф бүлекләрен (идарәләрен) дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы методистлар, федераль нәшриятлар вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

Форум кысаларында пленар утырыш узды, тематик мәйданчыклар, мастер-класслар һәм «2024/25 уку елына уку әдәбияты яңалыклары» темасына күргәзмә эшләде.

Иң ахырдан «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе», «Укучы әни - укучы ил», «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ