Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән районы башлыгы һәм прокурор социаль приютта тәрбияләнүчеләр белән аралашты

Шәһәр җитәкчелеге һәм прокурор барлык торак бүлмәләрдә булды, ашханә һәм башка биналарның торышын карады.

Раштуа бәйрәме алдыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­ев һәм прокурор Дмитрий Ерпелев «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Бүгенге көндә приют тулы һәм барлык балалар уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин ителгән. Әмма балаларга һәрвакыт җылылык һәм игътибар җитми, шуңа күрә мин нәкъ менә Раштуа бәйрәме алдыннан аларга игътибарыбызны күрсәтергә, бүләкләр белән сөендерергә кирәк дигән карар кабул иттем», – диде шәһәр мэры.

Шәһәр җитәкчелеге һәм прокурор барлык торак бүлмәләрдә булды, ашханә һәм башка биналарның торышын карады.

«Безнең тәрбияләнүчеләр һәм коллектив исеменнән Михаил Павлович һәм Дмитрий Николаевичка матур бәйрәм һәм балаларыбызга бүләкләре өчен рәхмәт белдерәбез. Җәмгыять һәм өлкәннәрдән ярдәмгә мохтаҗ булганнарга битараф калмаганыгыз өчен рәхмәт», — диде приют директоры Нина Павлова.

«Алар да безнең сабыйлар, чит балалар булмый!» – диде район башлыгы.

Балалар кунаклар өчен кечкенә концерт әзерләгән иде, рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Кемдер шигырь сөйләде, кемдер җырлады. Бәйрәм Яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ