Логотип Магариф уку
Цитата:

«Идел-Пресс» һәм «Татмедиа» җитәкчеләре Кытайга эш сәфәре белән барды

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскаров һәм «Татмедиа» медиахолдингы җитәкчелеге Кытайга эш командировкасы белән барды. Сәфәрдә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнаша

Гаучжоу төбәге Дунгуань шәһәрендә «НХСР» заводында очрашуда Әнәс Әскаров эш процессы, җитештерү күләме һәм казанышлар турында сөйләде, шулай ук санкцияләр кертелү сәбәпле, басма типографиядәге проблемалар турында белдерде.

«Без өч сменада тәүлек буе эшлибез. Бүгенгә йөкләнеш тулы күләмдә. Запас частьлар буенча билгеле проблемалар бар. Әгәр элек без запас частьларны 3 атнада яки 1 айда алсак, хәзер аларны 3-6 ай көтәбез», - дип уртаклашты «Идел-Пресс» җитәкчесе.

Әнәс Әскаров билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасында барлык кирәкле җиһазлар җитештерелә.

«Прогресс алга бара. 1,5 елда «Идел-Пресс»ка Кытайдан өч машина кайтты, без технологияне тулысынча үзгәрттек, CtP җайланмасын куйдык. Элек аларны Япониядән һәм аннары Бельгиядән ала идек, аннары аларны китертү бөтенләй тукталды һәм без Кытай станокларына күчтек», - диде Әскаров.

Аның сүзләренчә, бу машиналар 1 елдан артык эшли һәм Япония белән Бельгия пластиналарыннан һәм станокларыннан бернинди критерийлар буенча да ким түгел.

Ул белдергәнчә, 1 ай элек типографиядә Кытайда җитештерелгән тагын бер җиһаз ремонтланган – ул йомшак тышлы әзер китаплар һәм брошюралар өчен термотөрү линиясе. Аларны кап белән, шулай ук берәр нөсхә итеп тә төреп була. Җайланма төрле микроннардагы һәм калынлыктагы плёнка белән бик югары тизлектә эшли. Шуннан соң җитештерүчәнлек 2-3 тапкыр артты, дип яза "Татар-информ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ