Илле елдан соң Әтнәгә «Әни килде»
Бар гомерен табиблык хезмәтенә багышлап та, театр сәнгатен ихлас сөюче тамашачыларыбыз күңелен илле елдан соң да әсир итә, уйландыра, сокландыра, нәфрәтләндерә алырдай әсәрләр иҗат итеп калдырган драм...
Бар гомерен табиблык хезмәтенә багышлап та, театр сәнгатен ихлас сөюче тамашачыларыбыз күңелен илле елдан соң да әсир итә, уйландыра, сокландыра, нәфрәтләндерә алырдай әсәрләр иҗат итеп калдырган драматургыбыз бар. Ул – «Зөбәйдә – адәм баласы» трагикомедиясе, «Чулпан» драмасы, «Профессор кияве» комедиясе, «Мәхәббәт сагышы» лирик-романтик повесте кебек үзенчәлекле рухи җәүһәрләре белән әдәбиятыбыз фондын баеткан Шәриф ага Хөсәенов. Бу мәшһүр драматургыбызның иҗатын ил күләмендә киң мәйданга чыгарган, таныткан тагын бер сәхнә әсәре бар. Сүзебез, әлбәттә, моннан илле ел элек, ягъни 1968 елда язылган, русчага һәм элеккеге СССР халыкларының 17 милли теленә тәрҗемә ителеп, моңарчы илебезнең 48 театры тарафыннан сәхнәләштерелгән «Әни килде» (икенче вариантта «Әниемнең ак күлмәге») драмасы хакында. Казан театрларында гына да ул заманында режиссер Марсель ага Сәлимҗанов тарафыннан дүрт тапкыр (ике тапкыр Г.Камал һәм берәр мәртәбә К.Тинчурин, В.Качалов театрларында) сәхнәгә куелган иде инде. Һәм менә Шәриф ага Хөсәеновның бу пьесасы, язылуыннан соң илле ел үткәч, кабат сәхнәдә. Бу юлы ул Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры артистлары хозурында. Заман сынауларын узып, күтәрелгән проблемалары белән бүгенге көн тамашачысын да әле тетрәндерә алган «Әни килде» драмасын сәхнәләштерүгә илебезнең авыл җирлегендәге бердәнбер дәүләт театры булган иҗат коллективының алынуы чын мәгънәсендә батырлыкка тиң. Беренче карашка, тар гаилә кысаларында гади бер авыл карчыгының гыйбрәтле язмышы сурәтләнгән кебек. Ә чынлыкта анда бер Ананың гына түгел, меңнәрчә, миллионнарча әнкәйләрнең киләчәге, хәтта Ил-ана, Җир-ана язмышы хакында сүз бара. Чөнки һәркайсыбыз – кайсы да булса бер ана баласы. Ана белән бала, шәхес белән дәүләт, ил белән дөнья арасын бәйләүче җепләрнең өзелүе ахыр чиктә һәлакәткә илтәчәк. «Кешеләр! Без кая тәгәрибез? Акылыбызга килик! Болай барса, тормышышыбыз ахырзаманга әйләнмәсме?» – «Әни килде» драмасының төп лейтмотивы бу! Һәм, гомумән, республикабызның иң яшь дәүләт театры булуына да карамастан, әтнәләр җаннарны айкардай кискен проблемаларны күтәргән әнә шундый әсәрләрне сәхнәләштерүгә алынырга һич кенә дә өрекми. Соңгы еллардагы репертуарларына гына карагыз бер: Сәет Шәкүровның «Туган туфрак», Туфан Миңнуллинның «Мулла», Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Ркаил Зәйдулланың «Саташкан сандугач» пьесалары үзләре генә дә ни тора?! Югыйсә, хәзер күпчелек татар театрлары, «кассовый» дигән булып, шырдый-бырдый, акыру-бакыруга корылган я чит телләрдән тәрҗемә ителгән әсәрләрне сәхнәләштерү белән матавыклана. Ә менә Әтнә театры сәхнә сүзе, образлары аша бүгенге көндә социаль эпидемия төсен алган яман чирләргә каршы юнәлдерелгән, яшь буынга гыйбрәт булырдай, тәрбияви әсәрләргә алына. Моны ничек хупламыйсың, ди!
Фото: atnya-rt.ru
Бу көннәрдә Әтнә театры артистлары Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» драмасын сәхнәләштерү белән мәшгуль. 22–23 июнь көннәрендә аның премьерасы тамашачы хөкеменә тәкъдим ителәчәк. Ә андагы төп Ана ролен гаилә җепләре Әтнә төбәге белән нык бәйләнгән, Камал театрының күренекле артисты Наилә Гәрәева башкарачак. (Аның инде заманында бу рольне үз театрында иҗат иткәне бар иде инде.) Яшьлегемдә бу спектакльне Татарстан телевидениесе аша кат-кат караганым бар иде. Андагы Россиянең атказанган артисты Галимә апа Ибраһимова тудырган Ана образы әле бүгенгедәй күз алдымда.
Билгеле булганча, 24 июнь көнне Әтнәдә быелгы театраль сабантуй үтәчәк. Димәк, алданрак аяк киенеп, Әтнә якларына килеп җиткән әлеге сабантуй кунаклары да әтнәләрнең яңа премьерасын карап, тамаша кыла алачак.
Комментарийлар