Логотип Магариф уку
Цитата:

«ЙОЛАФЕСТ» – йолаларны барлый

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән 2023 ел ахырына якынлашып килә...

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән 2023 ел ахырына якынлашып килә. Халкыбыз яшәешенең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итүче  гореф-гадәтләр, йолаларыбызны барлау ягыннан  Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче  12 нче гимназия укучылары даими эшли дисәк, арттыру булмаячак, чөнки биредә елның-елында «ЙОЛАФЕСТ» уздырылып килә.

Фестиваль нәкъ менә буыннан-буынга тапшырылып килүче йолаларны барлый. Быел ул дүртенче тапкыр узды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу берьяклы гына чара түгел, максаты йолаларыбызны торгызу булса да, биредә тел дә чарлана, тарих та барлана, артистлык осталыгы да камилләшә. “Самавыр агарту”, “ Аулак өй”, “Боз озату”, “Исем кушу”, “Каз өмәсе” , “Су юлы күрсәтү”, “Йомырка җыю”, “Бирнә җыю” – нинди генә йолалар юк безнең!

Быелгы «ЙОЛАФЕСТ»та йолаларга бай булды. Бу инде «Яучы жибәрү», «Килен төшерү», «Каз өмәсе»,  «Аулак өй», «Боз озату», «Бирнә жыю», «Печән өсте», «Кичке уен», «Самавыр агарту» кебек йолалар бер кат өйрәнелеп, сәхнәләштерелеп тамашачы хозурына тәкъдим ителде дигән сүз. 


Расиха ФАИЗОВА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ