Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Татар бистәсендә Укытучылар семинариясе төзекләндерелә

Иске Татар бистәсендә Казан укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк.

Иске Татар бистәсендә Казан укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк. 

Проект карары нигезендә, бинаның төп фасадында югалган элементлар торгызылачак, нигез ныгытылачак. Эшләр кысаларында ярыкларны инъекцияләү һәм түбәләрне ремонтлау үткәреләчәк. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне, инженер системасын алмаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.


Казан укытучылар семинариясе бинасы 1872-1876 елларда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча төзелгән. Башта объект укытучылар семинариясе студентлары һәм укытучылары өчен билгеләнгән булган, 1917 елда ул ябылган. 1918 елдан бинада булачак укытучылар укытыла, ә 1920 елда күн техникумы ачыла.

Хәзерге вакытта бинада Казан технология һәм дизайн колледжы эшли.

Фото: news.myseldon.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ