Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗтимагый палатада мәгариф системасын цифрлы үзгәртү мәсьәләләре турында фикер алышалар

Линия эшләгән вакыт аралыгы — 10.00-12.00 сәгатьләрдә ата-аналар, укучылар һәм педагоглар «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» яңартылган системасына кагылышлы, теркәлү вакытында килеп туган кыенлыклар, шулай ук платформа тәкъдим итә торган яңа мөмкинлекләр турында сораулар бирә алачак.

 18 гыйнварда, Татарстан Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасын цифрлы үзгәртү, яңартылган «Электрон мәгариф» системасында педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның үзара бәйләнеше мәсьәләләре турында «кайнар линия» оештырыла.

Линия эшләгән вакыт аралыгы — 10.00-12.00 сәгатьләрдә ата-аналар, укучылар һәм педагоглар «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» яңартылган системасына кагылышлы, теркәлү вакытында килеп туган кыенлыклар, шулай ук платформа тәкъдим итә торган яңа мөмкинлекләр турында сораулар бирә алачак.

Мөрәҗәгатьләр 8(800)350-44-72 телефоны номеры аша 18 гыйнварда 10.00-12.00 сәгатьләрдә, шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 17 гыйнварның төн уртасына кадәр кабул ителә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңартылган «Электрон мәгариф» системасын көйләү Татарстанда тәмамланып килә. Күп кенә хаталар инде төзәтелде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ