Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда хаклык? Кызу бәхәс

Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бер персонажы педсовет утырышында болай дип сөйли: «Әгәр сүзем дөрес булмаса, иптәшләр дөресләрләр». Мин дә шундый фикердә калам. «Хакыйкать бәхәс вакытында туа» ди...

Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бер персонажы педсовет утырышында болай дип сөйли: «Әгәр сүзем дөрес булмаса, иптәшләр дөресләрләр». Мин дә шундый фикердә калам. «Хакыйкать бәхәс вакытында туа» дигән сүзләр хак.
«Татарстан яшьләре»нең соңгы саннарының берсендә Нияз Гатауллин дигән иптәш үз язмасында: «Азнакай төбәгендәге Чатыр-Тау – Татарстандагы иң биек нокта, аның биеклеге 334,5 метр. Хәтта Чатыр-Тауга шундый сан белән стелла да куелган», – дип яза. Бу санга мин «Рельефы Татарии» дигән китапта да (В.В.Сементовский, В.В.Батыр, А.В.Ступишин. Казан:Татгосиздат, 1951) тап булган идем. Әлеге авторларга һич кенә дә тел-теш тидерәсем килми, чөнки алар заманында Татарстанның рельефын бик тә фәнни, гади һәм аңлаешлы итеп язган булганнар. Әмма мин, география укытучысы буларак, үз гомеремдә бер генә географик картада да әлеге биеклек санын таба алмадым һәм гаҗәпкә калдым. Чөнки Россиядәге (шул нисбәттән элекке СССРда да) барлык абсолют биеклекләр  дә Кронштадтагы Балтыйк диңгезе өсте тигезлегендә булган футшток нигезендә билгеләнелә. Футшток ул – диңгездә, елгада яки күлдә су өсте тигезлеген күзәтү өчен куела торган бүлемле колга яки рейка инде ул. Элегрәк барлык географик карталарны да СССР Министрлар Советы каршындагы Картография һәм геодезиянең баш идарәсенә буйсынып, бик төгәл төзиләр иде.
Хәзер Татарстанның топографик картасына күз салыйк. Чатыр-Тау анда тау дип түгел, тау сырты дип билгеләнгән.  Ул Азнакайдан төньяк-көнчыгышта урнашкан, Аның иң төньяк өлешендә биеклек 300 метр, ә Сәпәй авылыннан ерак түгел генә 311 метрга җитә. Бу өлештә сырт урман белән капланган, ә көньягында исә урман юк. Сәпәй белән Уразай авылы турысында аның иң биек ноктасы – 321 метр. Бу – Чатыр-Тау сыртының абсолют биеклеге. Минем фикеремчә, Чатыр-Таудагы стеллада да шушы биеклек күрсәткече язылырга тиеш. Аннан көньякка таба ул, тәбәнәкләнә барып, биеклеге Әсәй авылыннан көнчыгышта 244 метрга гына кала. Димәк, Чатыр-Тау биеклеге (321 метр) Татарстанның абсолют биеклеге булып санала алмый. Ник дисәгез: Татарстанның иң биек урыны дип Бөгелмә шәһәреннән көньяк-көнчыгыштагы биеклек санала. Элекке вакытта андагы 364 м лы биеклекне Татарстанның иң биек урыны диеп саный иделәр. Әмма Татарстан Республикасында иң зур биеклек анда түгел шул. Шул ук Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы – туган ягыбызның иң биек урыны. Шулай булуга карамастан иң биек нокта Бөгелмә шәһәренә бик якын гына, аның көнбатыш ягында  урнашкан – 372 метрлы биеклек. Нәкъ менә шуны мин  Татарстан Республикасының иң биек ноктасы дип саныйм. Киләчәктә абсолют биеклек стелласын да шунда ук урнаштыру мәгъкуль булыр шикелле.
Моңарчы дөнья күргән «Иң биеге кайда?» дигән мәкаләмдә телгә алынган 378 метрлы биеклек, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында булуына карамастан, ул Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан. Күрше республикага караган биеклекне Татарстаныбыз биеклеге дип санап булмый бит инде. Алайга китсә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында, үзебезнең Бөгелмә районына караган Татар Димескәе авылыннан көньяк-көнчыгышта урнашкан,  Оренбург өлкәсендәге чиктәш биеклек исә 381 метрга чаклы күтәрелә.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

педагогика фәннәре докторы

фото с сайта tatmitropolia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ