Логотип Магариф уку
Цитата:

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30 еллыгы

17–19 апрельдә Казан Кремлендә «Мирас һәм туризм: үзара хезмәттәшлек һәм үсеш юллары» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышлана, тарихи-мәдәни мирасны саклау, популярлаштыру һәм презентацияләү мәсьәләләренә, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгының 30 еллыгына багышлана.

Исегезгә төшереп узабыз: 2024 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы үзенең 30 еллыгын билгеләп үтә. Бу истәлекле юбилей безгә мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруның мөһимлеген, шулай ук тарихи урыннарны идарә итүгә даими үсеш һәм яңа алымнар эзләү кирәклеген искә төшерә.

Моннан тыш, 2024 елда Россия Федерациясенең мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү мәсьәләләрен өйрәнү буенча Халыкара үзәктә (ИККРОМ) әгъзалыгын яңартуга 10 ел тула.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конференциядә музей эшендә актуаль мәсьәләләр һәм тенденцияләр турында фикер алышу, тәҗрибә һәм идеяләр алмашу, шулай ук һөнәри элемтәләрне ныгыту планлаштырыла.

Фото Мәдәният министрлыгы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ