Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Мамы в медиа» проектының көндезге укыту этабы старт алды

21 сентябрьдә «Диалог Регионы» АНО методология үзәге базасында Татарстанда «Мамы в медиа» федераль белем бирү проекты кысаларында офлайн укыту башланды.

Проектка барлыгы 450 дән артык гариза килгән (шул исәптән башка төбәк хатын-кызларыннан да). Алар арасыннан 180 катнашучы, сайлап алу этабын уңышлы узып,  укуның дистанцион өлешен тәмамлаган. Хәзер аларны практик эшләнмәләр һәм өй эшләре белән интенсив укытуның 3 көндезге модуле көтә.

Белем бирү программасы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда эшләүне, график һәм видеоредакторлар белән куллануны, контентны алга җибәрү механизмнарын, катнашучыларның шәхси нәтиҗәлелеген арттыруны үз эченә ала. 

Уку нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар хакимият органнарында стажировка уза алачак. Аларга массакүләм мәгълүмат чаралары, республика һәм муниципаль хакимият органнарының матбугат хезмәтләрендә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ