Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узачак

28 сентябрь «Казан» агросәнәгать паркында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм «Осталар шәһәре» техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе уздыру планлаштырыла.

Ярминкә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан» агросәнәгать паркы һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә үткәрелә.

Биредә шәһәр халкына арзанлы бәядән түбәндәге ассортимент тәкъдим ителәчәк: камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, җиләк-җимеш, бал, сөт продукцияләре, тегү эшләнмәләре, йомырка һәм башкалар. Гражданнарга продукция сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар җәлеп ителәчәк.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: ТР Мәгариф һәм министрлыгы сайты 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ