Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 2 нче татар гимназиясендә яңа корпус төзү өчен республикадан акча бүленгән

«Остазлык мәктәбе», ниһаять, төзелеп китәргә тора. Республика тарафыннан финанслар бүлеп бирелде», – диде Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина.Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче...

«Остазлык мәктәбе», ниһаять, төзелеп китәргә тора. Республика тарафыннан финанслар бүлеп бирелде», – диде Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина.


Казанның 2нче татар гимназиясендә яңа корпус төзү өчен республикадан акча бүленгән

Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә яңа корпус төзеләчәк һәм ул «Остазлык мәктәбе»  дип аталачак.


«Остазлык мәктәбе», ниһаять, төзелеп китәргә тора. Республика тарафыннан финанслар бүлеп бирелде. Моның өчен республика җитәкчелегенә һәм бу эшне урыныннан кузгатып җибәрүгә зур өлеш керткән Марат Әхмәтовка, Илсур Һадиуллинга зур рәхмәт әйтәсебез килә», – диде Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.
Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназия базасында «Остазлык мәктәбе» булдыру концепциясе, проекты 2015 елда төзелгән булган. Бу эшләр Казанның мәгариф идарәсе башлыгы җитәкчелегендә башкарылган. Вәзгыять үзгәрү сәбәпле, ул вакытта төзелеш башланып китә алмаган.
«Остазлык мәктәбе» 2 төп максатны үз эченә ала. Беренчедән, 2 нче татар гимназиясенең фәннәрне татар телендә укыту тәҗрибәсен республика һәм Россиядәге милли мәктәпләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырыла. Ул укытучы булачак студентларга практика лабораториясе ролен дә үтәячәк. Икенчдән, яңа корпус гимназиядә укучы балалар санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
«Укыту өчен класс бүлмәләре җитми. Шуның аркасында ата-аналар балаларын татар гимназиясенә бирергә теләп тә  бирә алмый. Ике максат та милли мәгариф өчен актуаль һәм кирәкле», – диде Камәрия Хәмидуллина.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ