Логотип Магариф уку
Цитата:

Константин Николаевич Куранов истәлегенә

“Сугышка бер кереп, исән-сау чыккан солдатның үлемгә исе китми башлый, хәтта үз үлеменә дә,” – дип сөйли иде без үскәндә мең үлемне күреп, авылга исән килеш әйләнеп кайткан сугыш ветераннары. Аларның...

“Сугышка бер кереп, исән-сау чыккан солдатның үлемгә исе китми башлый, хәтта үз үлеменә дә,” – дип сөйли иде без үскәндә мең үлемне күреп, авылга исән килеш әйләнеп кайткан сугыш ветераннары. Аларның исе китмәгәндер дә. Әмма бүген, сугышсыз-нисез яшәгән көннәрдә таҗлы вирус тараткан үлемгә һич тә күнегәсе, баш бирәсе килми. Янәшәбездә ядрәләр сызгырмаса да, сугыштагы кебек, көн саен диярлек дусларыбызның, остазларыбызның һәм, гомумән, белгән-белмәгән замандашларыбызның арабыздан кинәт кенә китеп барулары безнең бу үлемгә, төрле чаралар белән аннан өркетүче көчләргә карата туган  нәфрәтебезне арттыра гына тора. Аерма шунда: сугышта туган нәфрәт солдатны кыю сугышчыга әверелдерсә,   ковидка каршы туган нәфрәт безне үз-үзебезгә бикли, кыргыйландыра, эчке дөньябызны ямьсезләндерә бара. Бу да башка котылу чарасы таба алмаган кеше җанының үзенә күрә үлемгә каршы тору әмәледер, бәлки.
Аянычлы үлем хәбәре  тагын килде. Безгә университетта журналистика тарихын укыткан педагог, яраткан остазыбыз Константин Куранов вафат булган! 87нче яше белән барса да авырып ятмаган, кинәт китеп барган. Константин Николаевич озак еллар “Эфир” телевидениесеннән  һава торышы тапшыруларын  алып барды. Бик яратып, телевизор караучыларның исендә калырлык итеп башкарды ул бу җаваплы хезмәтен. Әле дә исемдә: татар халкының тарихи шәхесләренең юбилейлары якынлашса, ул иренмичә энциклопедия институтына килеп, берничә тапшыруга җитәрлек тулы мәгълүматлар алып китә, аннары телевизор экраныннан алар хакында искитмәле итеп сокланып сөйләгәннән соң, русның да, татарның да күңелен күтәреп, “Знай наших!” – дип әйтеп куя иде. Хәтта  мәктәптән кайтучы малайларның аны урамда күргәннән соң, ярым шаяртып:“Константин Николаевич, бүген кич ай кайчан калка”, яки “Иртәгә кояш чыгамы?” – дигән мәгънәсез сорауларын да җавапсыз калдырмый китми иде.
Ул “Эфир”дан кисәк кенә югалды. Без аны әллә авырып китте микән дип тә юрадык.  “Олы бит инде, яшьләргә юл биргәндер,” – диючеләр дә булды. Бәхеткә, беребез дә хаклы булмаган, “Эфир”да эшләүче шәкертләре беркайчан да андый юлларга бармас иде. Баксаң, гаиләсе, балалары, аны әнә шундый юл белән ковидтан, мәкерле үлемнән саклаганнар икән.  Ул үлем афәтенә каршы әнә шулай көрәшкән.  Әмма яраткан эшеннән, каләмдәшләреннән, иң мөһиме –яраткан тамашачыларыннан аерылып яшәү, аларны үлеп сагыну барыбер үзенекен иткән.
Мин аны, беренче тапкыр университетта укый башлаганчы ук, Казанга республиканың I яшь журналистлар бәйгесенең финалына чакырылгач күргән идем.  Ул безне университет, Максим Горький музее белән таныштырып йөрде. Төз буйлы, мөлаем йөзле, ыспай итеп үстерелгән чем-кара сакаллы,  башына кара цилиндр эшләпә, муенына кара күбәләк –галстук, өстенә шундый ук төстәге  озынча итәкле костюм кигән, кулына килешеп торган трость тоткан бу шәхес карап торышка ук башка заман кешесе булуы турында  сөйли иде. Константин Николаевичны белгән һәркем, берничә елдан кинотеатрларда барачак “Жестокий романс” фильмын караганнан соң, Сергей Паратов ролен башкарган Никита Михалковны  берсүзсез Курановтан күреп киенгән дияр иде. Чынлап та, нишләп әле  университет кебек бөек уку йортында эшләүче, аның тарихын өйрәнгән галим  затлы алман галиме, 19 нчы гасырда Казан университеты башында торган  Карл Фукслар, Нигъмәт Ибраһимовлар чорын хәтерләтмәскә тиеш, ди. Төркем белән танышканда, Биектау районыннан икәнлегемне белгәч, ул миңа якташ булуын,  туган авылының исемен дә Казан ханлыгындагыча Аязиле дип әйткән иде. Университетта укый башлагач та, кайда гына күрсә дә - сәламнәр биреп, хәлләремне сорашып йөри иде. Кафедра укытучылары, гомумән, безне, үз студентларын, учларына гына салып үстерде. Тулай торакка килеп, укуыбыз белән кызыксыну гына түгел, расписаниеләрнең тыгызлыгын күреп, кайбер имтиханнарны безнең янга үзләре килеп  алулары үзе ни тора иде. Бер генә студент та кафедра укытучысыннан дүртледән ким билге алмады. Рәхмәт аларга! Журналистика факультетында әле дә шундый ачык, олы йөрәкле педагоглар эшли, диләр. Шуңа да әлеге тармакны тәмамлаган студентлар, ничәмә-ничә еллар узса да, кафедра мөгаллимнәрен рәхмәт хисләре белән искә ала торгандыр. Остазыбыз Константин Николаевич Куранов әнә шундый олуг хөрмәткә лаек шәхес иде. Рәхмәт сиңа, остаз!
                                                                               Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ