“КАЙТАВАЗ. ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА” концерты узачак
Һәр чорның үз исемнәре бар. Алар бер-берләренең юлын кабатламаса да, янәшә атлый сыман. Үз чорында музыка дөньясына иҗаты белән зур яңалык алып килгән Әлфия Авзалованы һәм заман тавышларын яңгыратучы “Калеб”леләрне бер максат, бер хыял берләштерә: милли җыр сәнгатенә яңа сулыш өрү.
15 декабрь Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Әлфия Авзалова җырлары һәм “Калеб” яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
Концерт Әлфия Авзалова фонды һәм “Калеб” яшь буен җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – К.Тинчурин театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буен җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
Биредә катнашалар: Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры.
Комментарийлар