Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар «Шүрәле»се тимераякка баса

Мәскәү-Татарстан мәдәни проектын оештыручылар «Симфоник оркестр катнашында «Щелкунчик» боз тамашасы» шоу спектаклен Яңа ел бәйрәме уңаеннан тәкъдим итәләр. Шоу декабрьдә Түбән Камада һәм Казанда күрсәтеләчәк.

 

«Щелкунчик» — симфоник оркестр белән бергә боз шоуы форматына беренче тапкыр күчерелгән классик тарихның яңа интерпретациясе! Оркестр бөек рус композиторы П. Чайковскийның шул ук исемдәге балеттан вакыт белән сыналган шедеврын тере килеш башкарачак. Гаҗәеп тәэсир көче, мавыктыргыч музыка тамашачыны хыялга, әкияткә, төшкә, үткәнгә һәм киләчәккә сәяхәткә чумдырып, бу гаҗәеп вакыйганы тулысынча ачачак.

«Симфоник оркестр катнашында «Щелкунчик» боз тамашасы» Казанда һәм Түбән Камада ике сеанста – көндезге һәм кичке вакытларда узачак. Традицион Яңа ел әкияте Түбән Кама халкын 8 декабрьдә сөендерсә, ә ТР башкаласы халкы 14 декабрьдә тамашадан ләззәт ала алачак.

Боз тамашасын оештыручылар республика балаларын чакыру билетлары белән сөендерә. Беренче чиратта, тамашага физик мөмкинлекләре чиклеләрне, ятимнәрне һәм МХОда катнашучыларының балаларын чакыралар. Аларга җәмгысы 4000 билет тарату планлаштырыла.

Бик тиздән татарның «Шүрәле»се дә бозга басачак.  Сүз уңаеннан,  2025 елның 26 апрелендә бозда татар милли әкияте «Шүрәле» буенча беренче спектакль чыгачак. Бу хакта да мәдәни проекты оештыручылар хәбәр итте.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ