Кукмара республикакүләм август киңәшмәсен кабул итәргә әзерләнә
Уку елы тәмамлануга карамастан, районның мәгариф хезмәткәрләренең ял итәргә вакыты юк әле. Уңган-булган кукмаралылар олы кунакларны ни белән шаккаттырыр?«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары вәк...
Уку елы тәмамлануга карамастан, районның мәгариф хезмәткәрләренең ял итәргә вакыты юк әле. Уңган-булган кукмаралылар олы кунакларны ни белән шаккаттырыр?
«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары вәкилләренең шуны белешеп йөргән чагы. Сәфәребезнең бер тукталышы шәһәрнең 7 нче номерлы балалар бакчасында булды. Сабыйларның шат авазларына күмелгән «Кыңгырау» дип аталган әлеге бакчада сабыйларны эшкә өйрәтүнең төрле алымнарын кулланалар.
Киңәшмәгә килгән кунакларны каршыларга әзер инде алар. Бакчада тәрбияләнүче җиде милләт вәкиленең тормыш-көнкүрешен яктырткан эшләнмәләр-сувенирларда тәрбиячеләрнең, бала һәм әти-әниләрнең күңел җылысы да сизелә.

Комментарийлар