Хәрби врачлар
Казан дәүләт медицина университеты хәрби медиклар әзерләүгә кабат кереште.
Уку программасы КНИТУ-КХТИ хәрби уку үзәге һәм РФ Оборона министрлыгына караган хәрби госпиталь белән берлектә гамәлгә ашырыла. Беренче төркемгә әлегә 44 студент, шул исәптән кызларны да кабул итү каралган. Дәвалау һәм педиатрия факультеты студентлары өченче курстан башлап хәрби медицина белгечлеген дә үзләштерәчәкләр. Укуны тәмамлаганнан соң аларга запастагы лейтенант дәрәҗәсе бирелсә дә, хәрби хезмәткә барудан азат ителәләр. Билгеле булганча, башкаларга югары белем алганннан соң бер ел дәвамында хәрби бурычларын үтәү мәҗбүри.
Шунысын да әйтик: РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча 2024 елдан илебездәге медицина югары уку йортларында хәрби уку үзәкләрен 4 тапкырга арттыру күздә тотыла. КДМУда хәрби медиклар әзерләү 18 ел элек туктатылган иде.
Фото: уку йорты матбугат хезмәте





Комментарийлар