Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль – ярминкәсе узачак

Киләсе елның 4–5 гыйнварында Кукмарада Россия Президентының мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәме белән «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль – ярминкәсе узачак.

«Кукмара итекләре» фестивале Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, декоратив- гамәли иҗатын, һөнәрчелеген саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, фольклор коллективларга, халык осталарына ярдәм итү максаты белән үткәрелә.

Фестиваль 2 көн дәвам итәчәк. Беренче көнне биредә  катнашучылар, Кукмара киез итек-киез комбинатында киез итек җитештерү процессы белән якыннан танышып, киез итек кәсебенә багышланган мастер-классларда катнашачак. Ә икенче көн программасында районның Комсомол мәйданында чараның тантаналы ачылышы, катнашучы командалар арасында иҗади һәм спорт ярышлары, итекләр, кулдан эшләнгән һәм җирле сувенирлар ярминкәсе, милли ризыклардан авыз итү, шулай ук Кукмара итекләрен ясау буенча мастер-класслар көтелә.

Фестиваль программасында командаларны бүләкләү, татар эстрадасының популяр артисты Марат Яруллин "Зәкәрия" фолк-төркеме, Кукмара районы үзешчән коллективлары катнашында концерт,  районара командалар арасында "Итекле футбол" планлаштырыла.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән командалар чакырыла. 

Фестивальдә катнашыр өчен, гаризаларны 5 декабрьгә кадәр kukmor-ok2021@yandex.ru адресы буенча юлларга мөмкин.

Фото: «Кукмара итекләре» фестивале матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ