Кыйммәтләр үзгәргән урында
Зөфәр Дәүләтшин – «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының танылган журналисты. Махсус хәрби операция зонасына тугыз тапкыр барып кайткан кыю коллегабыз. Йөзгә-йөз күрешеп, йөздән артык солдат белән әңгәмә оештырган, алар турында кырыктан артык сюжет һәм җиде документаль фильм эшләргә өлгергән ул. Аның телевизион сюжетларын «Семь дней» тапшыруында ут эчендә йөргәннәрнең якыннары атна саен зарыгып көтеп ала. Ә ул әзерләгән документаль фильмнар исә Россиякүләм төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый.
Якыннарын сагыналар
– Татарстаннан киткән егетләр янына Луганск, Донецк республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләренә барабыз. Дөресен әйтим, егетләр алҗыган, мондагылар да ут йотып яши. Ярты ел саен ике атнага кайткалап йөрсәләр дә, гаиләләрен, якыннарын сагыналар. Дошманны барыбер җиңәчәкбез дигән өмет яшәтә аларны. Батырлык күрсәткән егетләргә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале тапшырыла, – дип башлады сүзен журналист егет.
Солдатлар, төшерү төркеменең Казаннан ук килгәненә башта аптырап калса да, аннары җылы элемтәләр оештырылганга шатлана икән. Төшерү командасының үзләре белән газизләре арасындагы тагын бер «күпер» икәнен яхшы аңлыйлар бит.
Беренче тапкыр
Махсус хәрби операция зонасына Зөфәр беренче тапкыр 2022 елның декабрендә төшерү командасы белән юл тота. Шул елның җәй айларында телевидение җитәкчелеге хәрби корреспондентларны МХО зонасына җибәрергә мөмкинлекләрен белдерә. «Алга», «Тимер» батальоннарының эшчәнлеген яктыртыр өчен махсус әзерләнә башлый. Тәкъдимгә Зөфәр каршы килми, моңарчы да ул журналист буларак вакыйгаларны яктыртып кайту уйлары белән йөргән була...
Шомлы сәфәрдә Зөфәр үзен кинога эләккән кебек хис иткән. Совет чорында төшерелгән, Бөек Ватан сугышын чагылдырган фильмнардагы сыман куркыныч, җимерек мохит... Юл уңаенда Мариупольгә җиткәч, эсселе-суыклы булып киткәнен дә яшерми. «Күпкатлы йортларның, шулай ук шәхси кишәрлектәге өйләрнең янып беткәнен күргәч, чыннан да күңелне шом биләп алды, – дип искә ала Зөфәр. – Ә инде окоп һәм блиндажларга барып җиткәч, бер-бер артлы сугыш турындагы кинолар баштан йөгереп узды. Вакыт элмәгенә юлыгып, үткән заманга барып чыккандай булдым. Үземне шул вакытка күчкән кебек хис иттем. ХХI гасырда шундый афәт килеп чыгар, дип кем уйлаган, башка да сыеп бетми».
Тәүге кат барганда барысын да белеп бетереп булмый, шулай да егеткә рухи яктан әзерләнергә туры килә. Билгесезлек, табигый ки, курку хисе дә үзен сиздерә. «Ул чагында «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы кием, газ плитәсе, йокы капчыгы, чатыр – нәрсә кирәк барысын да алып җибәрде. Үзебезнең канал «УАЗ Патриот» машинасын махсус сатып алган иде. (Әлегә кадәр шул машинада йөриләр. – Автор искәрмәсе.) Озын юл, төрле постларны уза-уза бардык. Берсендә безгә тиз генә узып китәргә сигнал бирделәр, сакта торучы кайбер хәрбиләр автоматларын күккә төбәгән, анда дрон сагалап йөргәнен аңладык та тулы куәткә алга ыргылдык...»
Ул чакта журналистларны Росгвардия, Министрлар Кабинеты вәкилләре озата барган. Алдан ук хәрби кием әзерләгәннәр – анда гади киемнән йөреп булмый. Иминлек чараларын төгәл үтәргә кирәк. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен, әлбәттә, тәҗрибәле хәрбиләр алдан өйрәткән. Бүген инде өч төркем барлыкка килгән. Ике оператор – Андрей Ключников (биш тапкыр барган!) һәм Булат Әбделмәнов.
Окоп һәм блиндажларга барып җиткәч, бер-бер артлы сугыш турындагы кинолар баштан йөгереп узды. Вакыт элмәгенә юлыгып, үткән заманга барып чыккандай булдым.
Бар да үзгә
Андагы хәлләрне үз күзе белән күреп кайткан журналистның фикерләре уйга сала: «Егетләрнең карашлары никадәр үзгәргәне ачык тоемлана. Тыныч тормыштагы ыгы-зыгы анда бер юк нәрсәгә әйләнә дә куя! Тормыш кыйммәтләре тулаем 90 процентка алмашына. Яшәү мәгънәсе бөтенләй икенче төсмер ала. Якыннарыңның кадере арта. Ирләр дуслыгының ныклыгы турында әйтеп торасы да юк инде. Монда тормыш шартларыннан еш кына канәгатьсезлек белдерәбез. Ә анда кайнар су белән юыну, җылы, коры, якты бүлмәдә ятып тору да зур бәхеткә тиң».
Кинодагы тормыш
Зөфәр Дәүләтшин «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында «Семь дней» программасына сюжетлар әзерли. Шулай ук ярты сәгатьлек фильмнары да тамашачыларда зур кызыксыну уята. Фильмнары ике конкурс-фестивальдә катнашырга да өлгергән. «Время героев»та аның ике хезмәтен: «ZV-1», «ZV-2» фильмын билгеләп узганнар. «ZV-2» фильмында Татарстанда оештырылган «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренең хезмәт шартлары, шулай ук Луганск Халык Республикасында Лисичанск шәһәрен Татарстан ярдәмендә торгызу турында сөйли.
«Время вспомнить» дигән кыска метражлы киносы (операторы Андрей Ключников) Санкт-Петербургта II халыкара кино фестивалендә «Иң яхшы телевизион документаль фильм» номинациясендә җиңү яулаган иде. Журналист Украинада килеп чыккан хәлләрне анализлый. Анда яшәүчеләргә Татарстан кешеләренең эчкерсез ярдәме хакында бәян итә. Автор аңлатканча, фильмны төшерү максаты – махсус хәрби операция зонасындагы егетләрне, аларның уй-кичерешләрен тасвирлау.
Солдатлардан сәламнәр
Баштарак хәбәрче егетләр ике атна торып кайткан, хәзер биш-алты көнгә барып кайталар. Беренче тапкыр юлга кузгалганда, Зөфәр гаиләсенә кая киткәнен бөтенләй дә әйтмәгән. (Артык куркытасы килмәгән, чөнки үзе дә кайтаммы-юкмы, дип Аллаһка тапшырган була...)
– Беренче мәлләрдә солдатларның азык-төлек, кием-салым буенча проблемалары булса да, хәзер һәрнәрсә көйгә салынган, – ди ул. – Дөресен генә әйткәндә, Татарстан үз егетләрен чын мәгънәсендә кайгыртып тора. Матди ярдәм белән беррәттән, рухи теләктәшлек һәм үзләрен онытмау да алар өчен мөһим бит. Барган саен аларга хәрби бүләкләр тапшырыла. Шул мизгелләрне дә мәңгеләштереп кайтабыз. Сюжетларда солдатлар туганнарына, якыннарына сәламнәрен җиткерә. Дөрес, кайберәүләре йөзләрен яшерергә куша, чөнки туганнары өчен борчылалар. Араларында якыннарына кая киткәннәрен әйтмәгән егетләр дә очрый. Шунысы куандыра: безнең егетләр кайда да югалып калмый. Юристы да, тракторчысы да, бер окопта ятып, туганнар кебек якынайганнар. Бер-берләрен ымлашудан ук аңлашалар. Бер йодрыкка берләшеп, яу кырында бердәм көрәшәләр. Һәр барган саен таныш йөзләрне күргәч, үзем дә сөенеп куям. Аларның исән булуларын белгәч, күңел үсеп китә.
Һәр барган саен таныш йөзләрне күргәч, үзем дә сөенеп куям. Аларның исән булуларын белгәч, күңел үсеп китә.
Ватанпәрвәрлек хисе
Россиягә күчкән Херсон һәм Запорожье өлкәләрен, Донецк һәм Луганск республикаларын Зөфәр үз төркеме белән аркылыга-буйлыга диярлек йөреп чыккан. Һәр барган саен гаҗәпләнеп кайталар икән: йортлар төзекләндерелә, юллар салына. Җирле халык рәхмәтен белдерә. «Беркая китәргә теләмәүчеләр дә шактый. Алар белән дә аралашам. Алар инде куркып туйган, гадәти тормыш белән яшиселәре килә», – ди хәрби журналист.
Ватанпәрвәрлек хисенең никадәр зур көчкә ия икәнен нәкъ менә шундый шартларга эләккәч күбрәк аңлыйсың. Егетләр белән аралашканда да Зөфәр бу сыйфатлар турында еш сүз кузгата. «1990 елларда без патриотик рух төшенчәсен оныта башлаган идек. Яшьләр армия хезмәтеннән качып йөреп, илнең шәп белгечләре чит илләрне хуп күрде. Рәхәт тормыш эзләп китүчеләр күбәйде. Бу җәмгыятьнең дә, безнең дә җитешсезлегебез булды. Без – Бөек Ватан сугышы каһарманнарын үз күзебез белән күргән буын. Тыныч тормыш, аяз күкнең нинди кыйммәткә төшкәнен бабаларыбыздан ишетеп үстек, ләкин яңа килгән буын болардан бик ераклашты. Патриот сүзеннән оялу барлыкка килде. Килде бер көн – завод-фабрикалар тукталды, шахтёрлар яртышар ел хезмәт хакы ала алмый утырды, укытучылар, галимнәр базарга, сату эшенә китте. Хәзер инде ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү яңадан үз җаена кайта башлады. Минем үземне дә балалар янына җәйге лагерьларга, училищеларга чыгыш ясарга чакыралар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар да: «Беренче чиратта үз илемне саклыйм, ата-бабаларыбыз да шулай эшләгән бит!» – ди. Ватанпәрвәрлек хисе булмаса, анда берни эшләп булмас иде...»
Комментарийлар