Мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина мәктәп яны лагерьларына ихтыяҗ зур дип белдерде.
Аеруча якыннары махсус хәрби операциядә булган балаларга игътибар биреләчәк. Иң мөһиме – куркынычсызлык дигән максаттан чыгып, һәр әти-әнигә балаларын күзәтүсез калдырмаска өндәде. Саклык чаралары турында инструктаж белем бирү оешмаларында һәр балага җиткерелергә тиеш.
Һава температурасы -25 тән түбән булганда, балалар белән чараларда катнашу өчен, автобусларда муниципаль районнардан чыгу киңәш ителми.
Комментарийлар