Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышта авыл лидерларын ачыкладылар

Мамадыш районында “Авыл лидеры”  конкурсы булып узды. Аны төп оештыручы булган район мәдәният йорты авыл җирлекләрендә яшәүче талантлы авыл лидерларына үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү максатын куйг...

Мамадыш районында “Авыл лидеры”  конкурсы булып узды. Аны төп оештыручы булган район мәдәният йорты авыл җирлекләрендә яшәүче талантлы авыл лидерларына үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү максатын куйган иде. Шундый лидерларны ачыклап, аларга тагын да танылу мөмкинлеге бирү, алар үрнәгендә башкаларны ияртү, аларны матди бүләкләү бурычларын да күздә тотты конкурс. Катнашу шартлары бик гади иде: 20 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге авыл җирләрендә яшәүчеләр көч сынаша ала.

Әлеге бәйге ике турдан торды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда лидер булырлык кешеләрне барлап, аларны әзерләүне өсләренә алдылар. Беренче сайлап алу туры районның биш икътисади зонасында узды. Бәйгедә катнашучыларга сынауларның ике этабын үтәргә кирәк булды. Беренче этапта конкурсант шәхес үзенчәлекләрен һәм сәләтләрен күрсәткән, авыл территорияләрен үстерү өлкәсендә киләчәккә максатларын, илебезнең авыл территорияләрен үстерүгә өлеш кертергә әзерлеге һәм аны гамәлгә ашыру планнары турында видеоролик тәкъдим итә һәм үзенең ярдәм төркеме белән үзен үзе презентацияли. Икенче этапта лидерның иҗади сәләтләре тикшерелә.

 
 
 
 
 
 
 
Беренче турда район буенча барлыгы 38 кеше катнашып, шуларның 15 е икенче турга сайлап алынды. Алар арасында Урта Кирмән, “Мамадыш” совхозы, Тау Иле, Түбән Шүләңгер, Иске Комазан, Владимир, Кече Кирмән, Югары Кыерлы, Дүсмәт, Шыя, Түбән Тәкәнеш, Шәдче, Югары Ушма, Усали, Козгынчы авыллары лидерлары бар иде. Алар арасында укытучылар да, фельдшерлар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, пенсионерлар да, гади эшчеләр дә бар. Икенче тур район мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Кокурсантларның барысы да бик көчле, һәркайсы үзләре белән лидерны бөтен яктан ачып бирерлек ярдәмче төркемнәр белән килгән. 4 сәгать барган көрәш бик кызу барды. Жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Соңгы исәптә Гран-при иясе булып Усалидан Вәлиева Гүзәл Миңнулла кызы танылды. Беренче премиягә Иске Комазаннан Ибраһимов Мөхәммәтхаҗип Шәех улы, икенче премиягә Урта Кирмәннән Хәйруллин Ринат Миңнегаян улы, өченче премиягә Шәдчедән Сәлимова Гөлчәчәк Фаиз кызы лаек булдылар.

Ялгышмасам, мондый конкурс районыбызда беренче мәртәбә генә булды әле. Шуңа күрә төерләре дә бар иде. Конкурсантларның күбесе куелган регламентны сакламады, 5 минутлык чыгыш урынына 15 әр минут спектакль күрсәттеләр. Иң югары яшь күрсәткече нигезләмә буенча 65 дип күрсәтелсә дә, ул яшьтән өлкәннәр дә финалга узган иде. Шик тә туды: әллә жюри конкурс нигезләмәсе белән бөтенләй таныш булмаганмы?
Тагын бер әйбергә игътибар ителде. Ярдәмче төркем составында килгән авылдашлар арасында өлкәннәр бик күп иде. Димәк, авылларыбыз картая, алып килердәй яшьләр бетеп бара. Ә кайбер конкурсантлар авылдан кеше эзләп тә тормаганнар, мәктәп укучыларын гына җәлеп иткәннәр.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ