Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Әхмәтов Яр Чаллыдагы 27 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырды

Яр Чаллыда 27 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантаналар сараенда узган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

 «Балалар – безнең киләчәгебез. Һәр гаиләдә бәхетле балалар үсүен, әти-әниләрен уңышлары белән сөендерүләрен телим. Гаиләләрдә сабыйлар күбрәк тусын!» – диде Марат Әхмәтов.

Наил Мәһдиев Чаллы өчен 2026 елның аеруча әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Быел шәһәргә нигез салынуга 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулды.

Ана капиталы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Яр Чаллыда 68,2 меңнән артык сертификат бирелгән. Гаиләләрнең 93 проценты акчаларны тулысынча яки өлешчә файдаланган.

2026 елның беренче яртыеллыгында ана капиталы акчаларын куллану өчен шәһәрдә 2923 гаилә мөрәҗәгать иткән.

Ана капиталыннан файдалануның иң популяр юнәлеше – торак шартларын яхшырту. Сертификат ияләренең 86 проценты акчаны шушы максатка тоткан. Гомуми сумма 27,7 млрд сумнан артып китә.

2026 елда ана капиталы күләме беренче бала өчен 728 921,90 сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 963 243,17 сум тәшкил итә.

Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына, сәламәтлеге чикле балалар өчен кирәкле товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга, хатын-кызның пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга, шулай ук айлык түләүләр алуга тотарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ