Мирза Мәхмүтов исемендәге премиянең быелгы лауреатлары билгеле
Халык мәгарифенең күренекле эшлеклесе, чын педагог, Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Мирза Мәхмүтовның исеме күпме мөгаллимнәребезнең әле дә күңеле түр...
Халык мәгарифенең күренекле эшлеклесе, чын педагог, Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Мирза Мәхмүтовның исеме күпме мөгаллимнәребезнең әле дә күңеле түрендә. 21 ел буена Татарстан мәгариф министры булып торуы гына да күп нәрсә хакында сөйли. Заманында аның проблемалы-үстерелешле укыту системасын бөтен илебез мөгаллимнәре үз эшләрендә кулланды. Арабыздан киткәненә инде унбиш еллап булса да, аның укыту-тәрбия, педагогик эзләнү-табышлары бүген дә актуаль. Исемен мәңгеләштерү йөзеннән республикабызда 2017 елда Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе гамәлгә куелган иде. Ул фәнни-методик эштә зур уңышларга ирешкән, педагогик кадрлар әзерләгән, мәгарифкә технологияләр керткән, дидактиканы һәм практик эшчәнлекне үстергән мөгаллимнәргә бирелә. Һәм менә аның быелгы лауреатлары билгеле булды. Алар – икәү. Шуларның берсе – педагогика фәннәре докторы, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры Дания Әхмәтова булса, икенчесе – Казандагы 141 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы Ольга Гаврилова.
Тагын шунысын да искәртик: быел Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенең күләме ике ярым тапкырга арттырылды: хәзер ул 250 мең сум тәшкил итә. Аны ел саен ике педагог ала. Шуларның берсе – галим, икенчесе – мәктәп укытучысы.
Тагын шунысын да искәртик: быел Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенең күләме ике ярым тапкырга арттырылды: хәзер ул 250 мең сум тәшкил итә. Аны ел саен ике педагог ала. Шуларның берсе – галим, икенчесе – мәктәп укытучысы.
Таһир САБИРҖАНОВ
Комментарийлар