Н.Мирсәетов илнең иң яхшы биш укытучысы исемлегендә
Казанның 2 лицей-интернатында биология укытучысы булып эшләүче Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде. Мөгаллим — «Россия ел укытучысы» бәйгесе призеры. Бу турыда Татарстан Мә...
Казанның 2 лицей-интернатында биология укытучысы булып эшләүче Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде. Мөгаллим — «Россия ел укытучысы» бәйгесе призеры. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә шулай ук Мәскәү, Волгоград, Саратов өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан катнашучылар да керде.
Алда призерларны «Гамәви лекция» һәм «Министр белән сөйләшү» сынаулары көтә.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе 4 октябрьдә Мәскәүнең Кремль сараенда игълан ителәчәк.

Комментарийлар