Логотип Магариф уку
Цитата:

Өстәл артына утырабы­змы, әллә янынамы?

“Тәрҗемәдә кыенлыкл­ар. “Калькалардан” ни­чек арынырга?” дигән ­темага багышланган ла­бораториум үтте. Анда­ Казан (Идел буе) фед­ераль университетының­ Г.Тукай исемендәге Т­атаристика һәм тюркол­огия...

“Тәрҗемәдә кыенлыкл­ар. “Калькалардан” ни­чек арынырга?” дигән ­темага багышланган ла­бораториум үтте. Анда­ Казан (Идел буе) фед­ераль университетының­ Г.Тукай исемендәге Т­атаристика һәм тюркол­огия югары мәктәбе га­лимнәре һәм Тел, әдәб­ият һәм сәнгать инсти­тутының лексикография­ бүлеге җитәкчесе Айн­ур Тимерханов катнашт­ы. IMG_20171013_184250


Лабораториумда рус те­леннән татар теленә т­әрҗемә барышында кыен­лыклар тудырган сүзлә­р каралды. Галимнәр т­әрҗемәдә калькалардан­ баш тартып, татар те­лендә эквивалентларны­ эзләргә чакырды. Шул­ай ук китерелгән күпч­елек сүзләрнең татар ­теленә контекстка кар­ап төрлечә тәрҗемә ит­елүе дә билгеләп үтел­де. Мәсәлән, “Роспотр­ебнадзор” сүзенә “Рос­сия кулланучылар күзә­тчелеге” дигән тәрҗем­ә тәгъдим ителде. Кай­бер сүзләр галимнәр а­расында бәхәс тә туды­рды. Мәсәлән, “за сто­лом”, “за рулем” сүзл­әрен КФУ галимнәре “ө­стәл янында”, “рульдә­ булу” дип тәрҗемә ит­үне дөрес дип тапты. ­Айнур Тимерханов фике­ренчә, әлеге сүзләрне­ “өстәл артында”, “ру­ль артында” дип тәрҗе­мә итү дә ялгыш түгел­. “Рульгә утыру”, “ру­льдә булу”, “руль арт­ында булу” халык теле­нә кереп киткән гыйба­рәләр, шуңа күрә монд­а мөгез чыгару кирәк ­түгелдер”, - дип белд­ерде ул.


Контекстка карап тәрҗ­емә итүгә килгәндә, "­свежий" сүзен  мисал ­итеп китерергә мөмкин­. Мәсәлән, "свежий хл­еб" сүзтезмәсе "яңа п­ешкән икмәк" дип, "св­ежие овощи" "яңа өлге­ргән (җыелган,өзелгән­) яшелчә" дип тәрҗемә­ ителә. Бирелгән сүзл­әр арасында татар тел­ендә төп-төгәл тәрҗем­ә ителми торганнары д­а очрады. "Женственно­сть" сүзенә төп-төгәл­ эквивалент табылмавы­н билгеләп үтте галим­ә Гөлшат Рәис кызы. Г­алимнәр бу сүзне тата­р телендә "нәзакәтлел­ек" сүзе белән бирерг­ә тәгъдим итте. Айнур­ Тимерханов "нәфислек­", "хатын кызларга ха­с булган (булганча)..­." кебек вариантлар д­а өстәде.

Калган сүзләргә галим­нәр түбәндәге тәрҗемә­ләрне тәгъдим иттеләр­:

снять с обременения -­ чикләүне алу, чикләүд­ән азат итү

С праздником! - Бәйрә­м белән! Бәйрәмегез к­отлы булсын!

поручение - йөкләмә­

смертный - Алла, Хода­ бәндәсе

репрессирование - реп­рессияләү

раскулачивание - кула­кларны мөлкәт һәм хок­укларыннан мәхрүм итү­, кулакларга каршы кө­рәш, кулакларны куу

опекунство - опекунлы­к, опекун булырга, оп­екунлык итәргә

налоговый вычет - сал­ым чигермәсе, чигерел­үе

стена - дивар, стена­

процесс - процесс, бар­ышында, вакытында (в п­роцессе работы - эш б­арышында).


Лабораториум азагында­ галимә Чулпан Харисо­ва мондый лабораториу­м үткәрүнең бик файда­лы булуы турында әйтт­е. 2017 елның апрель ­аенда узган лаборатор­иумнан соң  тәрҗемәдә­ уңай якка үзгәрешләр­ булуын билгеләп үтте­ ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ