Логотип Магариф уку
Цитата:

Сербиядә башланган олимпиада

Россия укучылары аерым фәннәрдән үткәрелә торган Халыкара олимпиадаларга ел да зур әзерлек белән киләләр.

 Узган ел алар, 8 предмет буенча көч сынашып, 34 алтын, 8 көмеш һәм бер бронза медаль алдылар.


Швейцариянең Цюрих шәһәрендә үткәрелгән Халыкара химия олимпиадасында Россия командасы 3 алтын, бер көмеш медальгә ия булса, физика һәм математика буенча Япония башкаласы Токиода үткән ярышлардан 10 алтын һәм бер көмеш медаль белән кайттылар. Сербиянең Белград шәһәрендә 16 – 19 яшьтәге укучылар арасында  география буенча халыкара  бәйгедә 8 укучыдан торган  безнең команда исәбендә 2 алтын, 5 көмеш һәм бер бронза медаль иде. Таиланд Корольлеге башкаласы Бангкокта яшүсмерләр арасында үткән табигать фәннәре олимпиадасында катнашкан 6 укучыбыз да, иң югары нәтиҗәгә ирешеп, алтын медальгә лаек булды. Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Әл-Әйнә шәһәрендә узган халыкара биология буенча ярышларда Россия командасы 3 алтын һәм бер көмеш медаль алды. Венгриядә оештырылган халыкара информатика олимпиадасында катнашкан бөтен 4 укучы да иң югары бүләккә лаек булды. Алар арасында Казанның 2 нче лицей-интернатыннан Гыймран Абдуллин һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееннан  Валерий Родионов та бар иде.


Халыкара олимпиадаларда катнашу хокукы алу һәм аннан дәрәҗәле бүләкләр белән кайту укучылардан да, остазларыннан да зур көч, әзерлек, талантлы булуларын сорый. Аларның бу хезмәтләрен матди яктан да кызыксындыру бармы соң? Казан мэры Илсур Метшин Халыкара  олимпиадаларда җиңгән укучыларга һәм аларны ярышка әзерләүче остазларына 200 дән 300 мең сумга хәтле  премия бирү турында карар чыгарды. Әлбәттә, моны һәр регион үзенең  финанс  мөмкинлегеннән чыгып  хәл итә. Кайдадыр ул күбрәк тә, әзрәк тә булырга мөмкин. 


Быел да Россия укучылары Халыкара олимпиадада 8 предмет буенча катнашачак, анда барыр алдыннан алар илнең югары уку йортларында һәм мәгариф үзәкләрендә махсус укыту-өйрәнү узачак. Алар июньнән башлап сентябрьгә кадәр Сербиядә география, Англиядә математика, Согуд Гарәбстанында химия, Казахстанда биология, Иранда физика, Мисырда һәм Россиянең «Сириус» үзәгендә информатика фәннәреннән үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк. 2024 елгы Халыкара олимпиада, гадәттәгечә, табигать фәннәре буенча яшүсмерләр арасында оештырылган бәйгеләр белән төгәлләнәчәк. Шунысын да әйтик: фәннәр буенча  Халыкара олимпиаларга чыгар өчен укучылар иң элек  Бөтенроссия бәйгесендә югары күрсәткечләргә ирешергә тиеш. Ул исә ел саен 1 сентябрьдән башланып 30 июньгә кадәр дәвам итә.


Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ