Татар йортларына багышланган фотоконкурс старт алды
Татар халкының традицион агач архитектурасы үрнәкләрен саклап калуга юнәлдерелгән «Татар йорт» фотоконкурсы 1 сентябрьдән старт алды. Бәйге 2027 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк.
Фотоконкурсның төп максаты — татарлар яшәгән төбәкләрдәге агач йортларның архитектура үзенчәлекләрен фотога төшереп, киләчәк буыннар өчен документаль фотофонд булдыру. Шулай ук тарихи-мәдәни мирасны саклау, татар халкының архитектура традицияләренә игътибарны арттыру һәм йортларны бизәүдәге агач ую сәнгатен саклап калу да күздә тотыла.
Конкурсны төбәк тарихын өйрәнүче Аяз Хантимиров, татар милли киемнәрен җыючы һәм реконструктор Гөлшат Ногайбәкова һәм «Миллиард.Татар» интернет-басмасы оештыра.
Катнашучылар фотоларын биш номинациянең берсендә тәкъдим итә ала: «Тәрәзә йөзлекләре», «Иң матур татар йорты», «Өй каршындагы койма, капка», «Югалтылган мирас» һәм «Иң матур татар урамы». Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев хәбәр итте.
Һәр номинациядә I урынга – 30 мең, II урынга – 20 мең, III урынга 10 мең сум күләмендә акчалата премия каралган.
Автор фотолары





Комментарийлар