Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар КВН лигасында җиңүче «Дилүс улы»на 100 мең сум!

Чирекфиналда җиңгән бер кешелек «Дилүс улы» командасына 100 мең сумга сертификат тапшырылды.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының чирекфиналы узды. 

2024-2025 ел сезоны ачылышында барлыгы сигез команда катнашты: «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан).

Татар КВНының чирекфиналын ТР Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылды.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проектларының  җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, татар КВН лигасының ике тапкыр чемпионы, стендап-комик, алып баручы Артур Сабиров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов бәя бирде.

Нәтиҗәдә, чирекфиналның җиңүчесе исеменә бер кешелек «Дилүс улы» командасы лаек булды. Ул 100 мең сум отты. Шуңа да карамастан, жюри әгъзалары бертавыштан барлык сигез команданы да ярымфинал этабына чыгарды.

Фотолар матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ