Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

20 ноябрь көнне Татарстан ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар юристлардан бушлай ярдәм алачак дип хәбәр итә «Татар-информ».

Әлеге акция Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында үткәрелә. Хокукый ярдәмгә мохтаҗлар белгечләргә балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы сораулар бирә алачак. Бу категориягә шул исәптән опекуннар, уллыкка алучылар яки опекун булырга планлаштыручылар, шулай ук аз керемле гаиләләр дә керә.

Моннан тыш, бу көнне республикада тематик әңгәмәләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм рәсем конкурслары узачак.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ