Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда мәдәни мирас объектлары төзекләндерелә

Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау буенча шактый киң эшчәнлек алып барыла.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында 2024 елда Мәдәни мирас объектларын саклау турында журналистлар алдында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеса Балтусова, Татарстан Республикасы  мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова, Яшел Үзәннең баш архитекторы Дамир Шакиров чыгыш ясады.

Быел мәдәни-тарихи мирас объектларын саклау комитеты  дәүләт саклавына кую өчен 100 гә якын объектка карата тарихи-мәдәни экспертиза башлаган. Узган ел белән чагыштырганда быел тагы 26 объект өстәлгән.

Татарстан Республикасы  мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә,  Сөембикә манарасына реконструкция ясалачак. Авыш манараның фасады, шулай ук нигезе ныгытылыр, дип көтелә.

Хәзерле вакытта Татарстанда 2825 саклана торган объект һәм 3583 е ачыкланган. Шуларның 804 е архитектура һәм тарих объектлары һәм 2 779 ы археология объектлары.

Быел шулай ук объектларны федераль реестрдан чыгару буенча эш оештырылачак. Бу объектлар совет чорында югалтылган һәм торгызылырга мөмкин булмаганнар. Беренче чиратта, Казан шәһәренә кагыла. Хәзерге вакытта исемлекне һәм шартларны без билгелибез, – ди Иван Гущин.

Реставрация эшләре Казан ратушасында, Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани мәчетендә башланган инде. Меховщиклар урамындагы Яңа Бистә мәчетен дә тәртипкә китерәләр. Гомумән алганда, 2024 елда 40 тан артык мәдәни мирас объектын реставрацияләү планлаштырыла, эшләргә 800 млн сумга якын акча тотылачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ