Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры гаилә һәм мәктәп театрларының II Республика фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлый

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсын оештыра. Чара Россиядә Гаилә елына багышлана.

Фестивальнең төп максатлары – Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйгедә 5–11 нче сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары коллективлары катнаша ала. Җиңүче дип игълан ителгән гаилә һәм мәктәп театрын Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Катнашучыларга таләпләр:

    • Cайланган әсәр фестиваль-конкурс шартларына һәм темасына туры килергә тиеш.
    • Спектакль Махсус хәрби операциягә, театрга, гаилә кыйммәтләренә, Кәрим Тинчурин һәм башка милли классик әдипләребез иҗатына бәйле булырга тиеш яки ирекле темаларга иҗат ителә ала.
    • Башкару вакытында әсәрнең темасына туры килердәй музыкаль бизәлеш кулланырга мөмкин.
    • Чыгыш вакыты 20 минуттан артмаска тиеш.
    • Һәр катнашучы коллективның 30 кешедән торган җанатары булу
    • шарт.
    • Катнашучылар чыгыш ясаган көнне үзләренә һәм җанатарларына «Пушкин картасы» буенча шул көнне булачак спектакльгә билет алырга тиеш.
    • Гаризалар электрон почта аша 2024 нче елның 25 нче сентябренә кадәр кабул ителә (karimkonkurs@mail.ru  )
    • Мәктәп театрлары белән гаилә театрлары аерым бәяләнәчәк.

Фестиваль–конкурсны үткәрү вакыты һәм тәртипләре:

    • 1–31 октябрь аралыгында Тинчурин театры сәхнәсендә конкурс эшләрен бәяләү.
    • Ноябрь – гала-концерт: нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне котлау.

Конкурс оештыручылары: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгы, ДБО «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры».

 

Фестиваль нигезләмәсе: https://clck.ru/3DTQtH

Мәгълүмат һәм фото: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ