Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла

Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясендә катнашачак. Фестиваль дәвамында 17 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә М.Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә тинчуринлылар «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле (автор — Илгиз Зәйниев, режиссер — Туфан Имаметдинов) премиянең 5 номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Алар:
– иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев)
– иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова)
– иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова)
– икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова)
– иң яхшы спектакль

Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ