ТР картасын чигүдә 52 оста катнашкан
Кичә, 3 ноябрь көнне, Татарстан Республикасының чигелгән картасын ТР Милли музее фондларына тапшыру тантанасы узды.
Әлеге карта республиканың 43 районы, 2 шәһәр округының театраль мәдәни, тарихи биографик элементлары белән чигелгән. Аны булдыруда 52 оста катнашкан. Биредә иң борынгы чигү ысулы — тамбур кулланылган.
Картага игътибар итсәк: ул дәүләт төсләре белән чигелгән. Һәр төс символик мәгънәгә ия: яшел-тормыш, үсеш һәм яңа казанышларны чагылдыра, ак төс дөньяны, ниятләрнең пакьлеген, кызыл — тормыш төсен, куәтне гәүдәләндерә.
Проект фәнни консультанты, сәнгать белеме докторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова чигелгән картаны бик тирән әсәр дип атады:
— Без әлеге картада тарихны, атап әйткәндә, һәр районның халык сәнгатен берләштердек. Безнең республика халыклар һәм мәдәниятләр төрләренең йолдызлыгы белән аерылып тора. Шуңа күрә карта ул — декоратив пано гына түгел, ә республикабызның һәр районының мәдәниятен ачып бирә торган бик тирән әсәр.
ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова яшь буынның әлеге чарада катнашуының әһәмиятен билгеләп үтте:
— Иң мөһиме, бүген биредә безнең яшь буын — безнең яшьләр, балалар бар. Алар традицияләрне сеңдереп, киләчәктә инде үз балаларына тапшырачаклар. Әлеге проект кысаларында катнашкан иң өлкән чигүчегә 73 яшь, һәм ул үзенең тамбурлы чигүдәге осталыгын яшь буынга трансляцияләде.
Комментарийлар