Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада «Доброволец» яшьләр (яшүсмерләр) клубы ачылды

20 сентябрь ТР Яшьләр эшләре министрлыгында «Доброволец» яшьләр (яшүсмерләр) клубы ачылды.

Яшүсмерләр клубы базасында төрле мастер-класслар һәм укыту семинарлары уздыру планлаштырыла. Биредә яшьләр яңа белемнәр туплаудан тыш лидерлык күнекмәләрен үстерә һәм командада эшләргә өйрәнә алачак.

Коворкинг-зонада яшүсмерләр ял итә, өстәл уеннары дөньясына чума яки, дусларча һәм уңайлы мохит тудырып, чәй эчеп аралаша алачак.

Күпфункцияле залда зур чаралар узачак. Бу укыту курслары һәм семинарлар гына түгел, ә яшьләр арасындагы бердәмлек һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә торган мәдәни чаралар, концертлар, күргәзмәләр һәм күңел ачу программалары да үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Мәгълүмат һәм фото чыганагы: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ