Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаилә нәрсә эшли ала?

Бүген сүз татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны турында гына бармый...

Бүген сүз татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны турында гына бармый. Сүз милләтне, халыкны, гореф-гадәтләрне саклап калу турында бара, чөнки туган тел – белемне һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы. Телдә –безнең тарихыбыз. Аңарда акыл, хис-тойгыларыбыз, күп гасырлар, еллар буена кичергәннәребез, тормыш тәҗрибәсе, акылыбыз саклана.


Үз телеңне белмәү караңгыда бару белән бер. Ә кеше юлы, без беләбез, эскәмияле, шома, туры юл түгел... Тел булмаса – нәсел юк, нәсел булмаса – гореф-гадәтләребез, милли тамырларыбыз югалачак. 


Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз аша элек-электән балада хезмәткә хисләр тәрбияләнгән. Гаиләнең үзәге булып дәү әни торган. Ул кешелеклелек, нәфислек, ягымлылык идеалы булган. Кем генә исенә алмый икән дәү әнисенең утлы күмер өстендә пешкән шәңгәләрен, коймакларын?! Баланы да кимсетми, үзенең дә йөзен югалтмый балаларын, оныкларын тәрбияли белгәннәр әбиләребез. Мәсәлән, кызлар чәчләрен теләсә кая ташлап йөрмәсеннәр өчен, “кошлар чәчеңнән оя үрер, аннан башың авыртыр” дигәннәр. Шулай ук тырнак кисү кагыйдәләре булган. Тәрәзә төбенә утырма, җиң эченә кермә, күкрәгеңне кочаклама, алайса үксез калырсың, әти-әниең үләр, дигәннәр. Балага шул сүз җиткән. Ә бит әби-бабайларыбызның күбесе укымышсыз яисә берничә сыйныф белемле генә булган, русча аңламаган да, сөйләшә дә белмәгән.


Ә без ничек тәрбиялибез?! Балага кычкырып, әллә нинди сүзләр әйтеп, үзебезчә, тәрбияле итеп үстерергә маташабыз.


Тагын бер фактны билгеләп үтмичә булмый: татар теленең структурасын, системасын, эчтәлеген яхшы белү чит телләрне өйрәнгәндә кирәкле база булып тора. Инглиз, француз телләрен өйрәнгәндә, татар баласына ә, ү, w, къ, гъ, җ, ң авазларын әйтү авырлык тудырмый. Димәк, туган телне белү чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итә.


Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш. Бит юкка гына: “Балалар – әти-әниләренең көзгесе”, – дип әйтмиләр. Әгәр дә гаиләдә татарча сөйләшергә кимсенмиләр икән, димәк, балалар да бу телдә горурлык белән сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларына да үрнәк булачак.


Үткәнебез һәм киләчәк буыннар белән бәйләүче борҗа буларак, телебезне саклау әһәмиятен, иртәге көн өчен актуальлеген балаларга аңлатырга, кирәк булса, аларны инандыра, ышандыра да белергә тиешбез. Юкка гына телне кешенең “җаны” дип әйтмилар. Ә нәрсә соң ул җан? Ул – һәр кешедә яшәгән мәңгелек акыл, аң. Безне ялгыш адымнардан, хаталардан саклаган, безнең белән сөенгән һәм елаган, кайгылардан коткарган ягымлы киңәшче ул. Җаныбыз беркайчан да сүнмәсен! Мәңге яшәсен!


Күп еллар элек бер шәһәрдә бик дәрәҗәле акыл иясе яшәгән. Аңарга бик күп кеше киңәш сорарга килгән. Ул һәрберсенә дөрес киңәш бирә алган. Ләкин шәһәрдә бик көнчел кеше яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул болынга килгән һәм күбәләк тотып алган. Шул вакытта башында бер уй туган: акыл иясенә барам да: “Минем кулымда нинди күбәләк – үлеме, әллә тереме?” – дигән сорау бирәм. Ул “үле”, дип әйтсә, учымны ачам да, күбәләк очып китәр, “тере”, дип әйтсә, учымны кысам һәм күбәләк үләр.” Барысын да уйлаганча эшләгән. Шәһәргә килгән дә, акыл иясеннән сораган: “Минем кулымда нинди күбәләк: үлеме, әллә тереме?”  “Барысы да үз кулыңда!” – дип җавап биргән акыл иясе... Телебезнең киләчәк язмышы да үз кулыбызда бит югыйсә...


Рамазан КӘБИРОВ,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең ветеран укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ