Логотип Магариф уку
Цитата:

Түгәрәк өстәл: ни өчен кейтеринг бизнесына һәркем алынмый?

Аш-су өлкәсендә кейтеринг бизнесы елдан-ел чәчәк ата.

Бу юнәлеш Татарстанда, аерым алганда Казанда никадәр популяр? Аның белән шөгыльләнүчеләр күпме? Хәләл кейтеринг нәрсә ул? Шушы сораулар буенча фикер алышу өчен «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Казан шәһәренең иң «текә» шеф-поварлары, кейтеринг бизнесында шактый еллар уңышлы, нәтиҗәле эшләүчеләр, бу өлкәдә яңа гына үз эшен оештырып җибәрүчеләр белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Ундүрт ел элек «Бертуган Зариповлар» агенствосына нигез салучы популяр аш-су остасы Ленар Зарипов хәләл кейтерингның соңгы өч елда гына популярлаша башлавын әйтте. Аның фикере буенча, кейтеринг белән шөгыльләнү өчен осталык кына җитми, кимендә өч ел үз өстеңдә эшләргә, белемеңне арттырырга кирәк.

Популяр аш-су остасы, блогер Раилә Ахунова шулай ук түгәрәк өстәлнең кунагы булды. Аның бүген үз юнәлеше бар: ул кейтеринг белән шөгыльләнә һәм үз блогын алып бара. Бүгенге көндә аның 46 мең язылучысы бар. 

Түгәрәк өстәлдә тагын бик күп кызыклы мәсьәләләр, проблемалар күтәрелде. Тәҗрибәле кунакларыбыз үз фикерләре белән бик теләп бүлештеләр. Түгәрәк өстәл турында язмабыз журналыбызның май санында урын алачак. 

 Альберт Сабир фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ