Укытучыларны Венера Ганиева котлады
Туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында оештырылучы «Ана теле» бөтенроссия мастер-класс конкурсында катнашучыларны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева котлады. Җырчы мөгаллимнәр...
Туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында оештырылучы «Ана теле» бөтенроссия мастер-класс конкурсында катнашучыларны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева котлады. Җырчы мөгаллимнәргә карата хөрмәтен белдерде һәм якты теләкләрен җиткерде.
Венера Ганиева Роберт Миңнуллин сүзләре, Резидә Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз» җырын башкарды.
— Кадерле укытучылар, сезне бик мөһим бәйгедә катнашуыгыз белән тәбрик итәм. Мин татар мәктәбендә укыдым, 10 класс тәмамладым. Моның өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Туган телемдә сөйләшү, җырлау мине чын профессиональ җыр сәнгате юлына алып килде дә инде. Укытучылар буларак, безнең кулыбызда зур байлык — балаларның керсез йөрәге. Нинди орлык чәчсәк — шундый уңыш җыеп алабыз. Сезнең уңышларыгыз рәхәтлек, бәхет китерсен, – диде җырчы.
Венера Ганиева Роберт Миңнуллин сүзләре, Резидә Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз» җырын башкарды.
Комментарийлар