Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт дәресләре: яңа уку елында Россия укучыларын нинди күнекмәләргә өйрәтәчәкләр

Машина йөртү осталыгы да кирәк булачак

Россия Президенты имзалаган закон нигезендә, 2024 елның 1 сентябреннән ил мәктәпләрендә мәҗбүри хезмәт дәресләре кертелә.

Күп кенә ата-аналар фикеренчә, барлык яшьтәге укучыларны бүгенге көнкүрештә кирәкле күнекмәләргә өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта өлкән сыйныф укучыларының ата-аналары еш кына хәзерге яшьләр өчен актуаль күнекмәләр-машина йөртү осталыгын һәм автоэшнең нигезләрен белүне атыйлар икән.

Башлангыч һәм урта сыйныф ата-аналары кулинария сәнгатен кешенең көндәлек тормышында иң кирәклесе дип атыйлар. Шулай ук хезмәт дәресләрендә  югары сыйныф укучыларына кием тегү һәм ремонтлау буенча төп күнекмәләрне үзләштерүгә дә комачауламаячак дип саный ата-аналар. Кул эшләре, шулай ук балта остасы эшен үзләштерү, алар фикеренчә, уңай йогынты ясаячак.

Төрле яшьтәге укучыларны бүгенге көнкүрештә кирәкле күнекмәләргә өйрәтергә кирәк. Шул ук вакытта өлкән сыйныф укучыларына машина йөртү осталыгы да кирәк булачак дип саный ата-аналар.

Гөлназ Гайнуллина

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ