Зур гауга: мәктәп бетерүче кыз сыйныфташын ялган юл белән медаль алуда гаепләде
Россиядә быел урта мәктәп тәмамлаган яшьләрне олы тормыш юлына озату кичәләре барган көннәрдә бөтен илгә яңгыраган вакыйга булды. Адыгеядә алтын медаль ияләрен сәхнәдә бүләкләү тантанасы барганда, Руз...
Россиядә быел урта мәктәп тәмамлаган яшьләрне олы тормыш юлына озату кичәләре барган көннәрдә бөтен илгә яңгыраган вакыйга булды. Адыгеядә алтын медаль ияләрен сәхнәдә бүләкләү тантанасы барганда, Рузанна Туко атлы бер чая кыз үзе белән бергә бүләк алучы яшьтәшен гаепләп чыкты: аны әнисе район мәгариф бүлеге җитәкчесе булганга күрә генә пьедесталга менүдә гаепләде.
Рузаннаның чыгышы язылган видео YouTube-каналга эленде, язманы хәзер бөтен ил карый. Йөрәккә тия торган бу уңайсыз күренеш төрле яктан тикшерелә. Кемнәрдер кыю адымга барган кызны гаепли, “иптәшенең тормышын җимерде” дип әйтәселәре килә. Икенчеләр (бәхеткә, андыйлар күпчелек) блат ярдәмендә карьера баскычына үрмәләгән кызның тормышын аның әнисе җимерде дип, Рузаннаны яклыйлар. Гадәттә “башсызлык” дип бәяләнә торган мондый адым Рузаннага, билгеле, җиңел бирелмәгән. Үз гамәленең мотивларын ул Instagramдагы битендә: “Беләсезме, син гомер буе сөрәсең, укыйсың, төннәрен йокламыйсың, чөнки бер дәрестә дә җавап бирми калырга хакың юк, ә ел буена бер генә тапкыр да җавап бирмәгән кеше синең белән бер сәхнәдә тора һәм укудагы уңышлары өчен нәкъ синеке төсле үк медаль ала”, – дип язып куйган, фаш итүне гаделлек хакына, барлык медаль алган иптәшләре өчен үч алу хакына булды дип аңлаткан. Кыю кызның бу чая адымын мин үзем хуплыйм.
Яшьлек максимализмы дип аталган нәрсә бар. Тормышта яшәп килгән кыеш тәртипләргә каршы җанда туа торган протест буларак кабына торган җәмгыять тарафыннан әле бозылып бетмәгән 15-20 яшьлекләргә хас бер күренеш ул. Олыгайган саен кеше ул позициядән чигенә, компромиссларга барырга өйрәнә, күз йомып яшәргә, хәтта үз файдасына бөгештерергә, башкалар хакына керергә күнегә башлый. Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче еллары татар максималист-яшьләренең йөрәгенә тәлинкә тотып яшәүчеләрне сөймәү хисе Равил Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга...” дигән шигыре белән кереп урнашты һәм ул шигырьнең тәэсире канда әле һаман да үзен сиздерә. Максимализм йөге белән тормыш юлыннан атлау җиңел түгел, шуңа күрә аны азлап-азлап ташлап калдырасың, тормыш сындыра һәм бөгә бераз. Әмма гаделсезлек күргәндә, шаулап башка менә торган кайнар канның бер өлеше саклана барыбер. Хәзер инде чәчләр агарып, гомер үтеп барганда, “кан алыштырып” мәшәкатьләнәсе дә килми, чөнки намус белән авыр бәхәс алып бару бер дә рәхәт түгел бит. Шуңа күрә үземдә Рузанна белән күпмедер күләмдә рухи кардәшлек тоям. Ни өчен соң әле гомер буе меңнәргә аяк сөртеп яшәргә яратучы “бер”ләргә түзеп яшәргә ди? Адыгей кызына бу адым арзанга төшмәгән, билгеле, ул хастаханәгә кереп, система астына яткан, чиновниклар когортасы аңа басым ясарга тырышып, медален шик астына алып тикшереп караганнар, уңышка ирешә алмаганнар.
Сәхнәдә фаш ителгән кыз да кызганыч, билгеле. Яшьлектә бер генә тапкыр була торган тантаналы мизгелдә бар кеше алдында йөзеңә чалтыратсалар, күңелле түгел. Тик бу лаек булган, “эшләп алган” күңелсезлек. Рузаннаны түрә кызына яла ягуда гаепләргә тырышып карадылар. Тик тикшерү күрсәтте: ялган медаль иясе дөрес гаепләнгән. Бездә медаль бирү тәртибе бик кызык бит. Синең мәктәп журналыңдагы билгеләреңнең һәрберсе мөһим, ә менә БДИ билгесе медальгә берничек тә тәэсир итми. Гаепләнгән кыз БДИны бик әллә нәрсә мактанырлык тапшырмаган: математикадан – 33 балл, җәмгыять белеменнән – 56ны, рус теленнән 69- ны җыйган. Аттестат алырга мөмкинлек бирсә дә, “алтын” бүләктән ерак тора бу бәяләр. Җитмәсә, кызның әнисе, җитәкче булуыннан файдаланып, канунны тупас бозып, кызы имтихан биргәндә, имтихан алу урынына кергән. Кызына булыша алмаган алуын, видеокамера булу комачаулаган. Хәзер инде түрә кызы медален үз ирке белән кире тапшырды, әнисе эшеннән алынды. Конфликт хәл ителде дип санарга була. Аерым бер очрак булган бу хәл вакыт белән онытылыр. Башка конфликтлар тавы астында күмелер.
Тик соңгы айларда Россиядә бара торган хәлләр вәзгыятьтә үзгәрешләр башлануы турында хәбәр итәләр. Торган саен күбрәк яшьләр – мәктәп һәм вуз партасы артында утырган егетләр һәм кызлар системага ачыктан-ачык протест белдерәләр: рөхсәт ителмәгән митингларга чыгалар, директорлар һәм завучлар каршына “келәмгә чакырылгач” бер дә курыкмый бәхәсләшәләр, үз позицияләрен кыю яклыйлар. Репрессияләр һәм башка полиция күсәге төшү дә куркытмый аларны. Яшьләр күрәләр: касталарга бүленгән илдә “төшерелгән”нәр (опущеный) булып яшәү перспективасы көтә аларны. Калҗалы урыннарга сәләте бармы-юкмы түрә балалары үрмәли, вузга кереп аны уңышлы гына тәмамлый алсаң да сине йә эшсезлек, йә түбән хезмәт хакына яшәү көтә, түбән катлауны тормыш кыршавы кыскан саен кыса. Җитмәсә, система протест потенциалына каршы шөрепләрне борып көрәшергә азаплана: хәбәрдарлык чикләнә, кыю адым ясаганнар кыйнала һәм эзәрлекләнә. Кулына гайка ачкычы тотып караган һәркем белә: катырак кыстыңмы – өзелә, бер урында бушка әйләнеп тору башлана. Хәзерге репрессия системасыныңда шөребендә кайбер сырлар өзелә башлады. Көннән-көн ишәя барган яшьләр фетнәсе шуны күрсәтә. Хәтта югары урыннарны биләгән кайбер россияле түрәләрнең дә кайберләре моны күрә хәзер, протест мәйданына чыгучыларны каһәрләмәскә, алар белән диалог алып барырга чакыручылар бар. Гыйсъянчы яшьләрнең энергиясен дөрес юнәлешкә бормасак, озакка сузылган фаҗига көтә илне. Моны исә берәү дә теләми дип беләм.+
Комментарийлар