Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланы мәктәпкә әзерләү

Булачак беренче класс укучылары ата-аналарының беренче җыелышында ясалган чыгыш.

Баланы мәктәпкә әзерләү чорында ике зур проблема килеп туа. Бу хәл баланың ата-анасына да, укытучыларга да тынычлык бирми, зур проблема булып тора. Моның берсе – укый белми торган бала, икенчесе – укырга теләмәгән бала. Бу ике очрак та өлкәннәрнең үзләре тудырган проблема, чөнки ата-ана психологик яктан белемле булырга омтылмый. Тәрбиягә кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә мәктәп хәл итәргә тиеш, дип саный.

Минем сезгә, кадерле әти-әниләр, шуны җиткерәсем килә. Психологиядә “сензитив чор” дип аталган вакыт бар. Әгәр бу чор ата-ана тарафыннан үтәлми калган икән, димәк, шәхесне формалаштыру җиңелдән булмаячак, кимчелекләр дә булырга мөмкин. Сезнең Маугли турында да, Һиндстаннан Амала белән Камала турында да ишеткәнегез бардыр. (Искә төшереп алу зарур). Бу балалар, гади кешеләр арасында яши башлагач та, тәрбиячеләр никадәр генә тырышсалар да, нормаль кеше булып формалаша алмыйлар.

“Чананы – җәйдән, ә арбаны кыштан әзерлә” дигән мәкальне дә без балаларны тәрбияләүдә куллана алабыз. Беренчедән, баланың сөйләме, дөньяны, әйләнә-тирәне танып белүе яшенә туры килергә тиеш. Икенчедән, баланың кеше арасында үз-үзен тота белүе шарт. Ул инде нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын аера белергә тиеш. Өченчедән, баланы мәктәп тормышы җәлеп итәрлек итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Класска аяк атлап кергәнче, ул укуның кирәк икәнен танырга тиеш.

Кагыйдә буларак, ата-ана, көнләшә-көнләшә, үз баласын күрше баласы белән яисә яшьтәшләре белән чагыштыра башлый. “Фәләннең улы инде хәрефләрне таный. Нишләп минеке һаман шуны да белми икән...” Гадәттә, әлегедәй чагыштырулар бала файдасына булмый. Күбрәк мактау сүзләре әйтергә тырышыгыз. (Ике бака турында әкиятне сөйләп китәм.) Ә менә күргәннәр турында бала белән сөйләшү, бергәләп китаплар уку, рәсем ясау, яңадан-яңа әкиятләр уйлап чыгару тормышка, белем алуга кызыксыну уятачак. Аралашу аркылы 6–7 яшькә бала шактый сүзлек запасы туплый.

Шундый хәлләр дә була: бала укырга өйрәнә башлаган, тик уку аңа авыр бирелә. Авырлыкны ничек җиңәргә икәнне аңламаган сабый, төрле сәбәпләр табып, укуны икенче планга куя башлый. Нишләргә соң? Минем сезгә киңәшем шул: бала белән бергә укыгыз. Ягъни бер битне – ул, икенчесен сез укыйсыз, әгәр авыр булса, эшне җиңеләйтегез, бер юлны – ул, икенчесен сез укыйсыз.

Мәктәпкә әзерләү чорында башны эшләтә торгән күнегүләр эшләү файдалы. Мәсәлән, бик эссе көндә тәрәзәне ачтыгыз, ә ул ябылып китә. Психологлар әйтүенчә, эчке сиземләү халәте ярдәмендә бала аны ничек ябылмаска икәнен үзе уйлап таба.

Эчтән генә уйлый белү, эшлисе эшне үзең мөстәкыйль рәвештә башкара алу мәктәптә укуда бик зур ярдәм була да инде. Сез, әниләр, әтиләр, балагызга шундый биремнәрне ешрак кушыгыз. Төрле предметларны чагыштыру, биеккә урнаштырылган предметны алу кебек катлаулы булмаган эшләр файдалы булыр. Башны эшләтү чараларын без өстәл уеннарыннан да таба алабыз.

Һәр класста да диярлек укудан өлгермәүче, гомуми үсеш дәрәҗәсе тоткарланган бер-ике укучы очрап тора. Аларга баштан ук уку авыр бирелә. Алар бирелгән 10 сүзнең 3–4 ен генә кабатлый ала. Әле анысы да берничә тапкыр кабатлаганнан соң гына. Гади мәсьәләләр дә чишә алмыйлар. Класс белән алар өлгереп бара алмыйлар, бу инде чын-чынлап проблемага әверелә. Ата-ана нишләргә белми, бала бит сау-сәламәт, әйе, сау-сәламәт, ә менә мин алдан әйткән сензитив чор “төшеп калган”.

Бу инде төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, баланың авыруы нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин. Ә нормаль гаиләдә бала белән вакытында аралашкан булсалар, бу авыру да эзсез генә үтеп киткән булыр иде. Шуңа күрә иң мөһиме – бала белән аралашу тора. Аралашу дефицитка әверелсә...

Әни кеше эшкә киткәндә, баласын я күршедә, я карт әбисе янында калдыра. Эштән арып кайткан ананың бала белән сөйләшергә вакыты калмый. Ул, арыдым, эшем күп, дип сәбәп таба. Сезгә, хөрмәтле әти-әниләр, шуны аңларга кирәк: әгәр синең балаң бар икән, аның белән аралашу беренче планда торырга тиеш. Моны зур җаваплылык итеп санау зарур. Ана 2–3 яшьлек баласы белән сирәк аралаша икән, бу чор баланың үсешендә төзәтеп булмаслык авыр эз калдыра.

Икенче сәбәп – гаиләдә исерек әти. Аның исерек килеш бала белән аралашуы чын сөю, назлау булмый. Чөнки бала бу очракта, ерткыч хайван баласы кебек, куркып беткән була. Шуңа ул мәктәп программасын да үзләштерә алмый. Шундый очраклар да бар: өйдә бер китап та юк, булса да, стенадагы обойларга төсен китереп, яраклаштырып, мода өчен генә алынган, гаилә бер газета-журнал да алдырмый. Болар барысы да укуга тискәре караш тәрбияли.

Бала төрле сораулар бирә башласа, ата-ана: “Баш катырып, кирәкмәгән сорау бирмә әле” яисә “Күп белсәң, тиз картаерсың”, “Менә мәктәпкә барырсың, шунда барысын да белерсең”, – дип җавап кайтара. Болай эшләгәндә, баланың укуга гына түгел, бөтенләй дә тормышка кызыксынуы бетәчәк. Аның бит барысын да беләсе килә! Әгәр дә инде сез балагызны мәктәпкә кергәнче үк укырга, санарга өйрәтәсегез килсә, укытучылар белән киңәшләшегез. Әгәр укырга өйрәтә башлагансыз икән, эшегезне ярты юлда туктатып калмагыз, тиз укый башлаганчы шөгыльләнегез.

Бервакытта да исегездән чыгармагыз! Әгәр сез балага күп вакытыгызны бирәсез икән – бергә укыйсыз, савыт-саба юасыз, идән юасыз, чүп утыйсыз, маллар карыйсыз – сезнең гаиләдә тынычлык хөкем сөрәчәк. Балагыз үзен чын шәхес итеп тоячак. Ул башка вакытта да сезнең кушкан эшне рәхәтләнеп башкарачак. Аның укуы да уңышлы барачак.
 

Фариха Миндар кызы Солтанова, Мөслим районы Мөслим лицееның югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ