Татар кунакчыллыгы
(Гаилә елына багышланган сыйныфтан тыш чара)
Ирина ВӘЛИТОВА,
Баулы районы Александровка
урта гомуми белем бирү мәктәбенең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру.
Бурычлар: балаларда татарларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, фольклоры һәм татар халкының милли киемнәре турында белем һәм күзаллаулар формалаштыру; балаларның татар халкының кунакчыллыгы турында белемнәрен ныгыту; татар музыкасының, киемнәренең матурлыгына уңай эмоциональ җавап тудыру; балаларда татар халкының гореф-гадәтләре белән танышуга кызыксыну уяту; балаларда алган белемнәрен, татар халкы турындагы күзаллауларын мөстәкыйль эшчәнлектә куллана белүне формалаштыру.
Чара барышы
Укытучы. Россия – күпмилләтле дәүләт, аның территориясендә 190 нан артык халык яши. Биредә руслар, казахлар, татарлар, украиннар, белоруслар, чеченнар, әрмәннәр, азәрбайҗаннар, грузиннар һәм башка бик күп милләт кешеләре яши. Шуңа карамастан бу безгә тыныч яшәргә, бер-беребезне аңларга, уртак Ватаныбыз – Россиягә хезмәт итәргә комачауламый. Безнең мәктәптә шулай ук төрле милләт балалары укый, әмма без барыбыз да бердәм гаилә булып дус һәм тату яшибез. Без барыбыз да Ватаныбызны яратабыз. Сезнеңчә, Ватанны ни өчен яратырга кирәк?
(Балалар җаваплары.)
Укытучы. Ватанны ярату ул – аның тарихын, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен белү дигән сүз.
Без сезнең белән татар халкының күп кенә гореф-гадәтләрен беләбез һәм өйрәндек. Бүген мин сезгә тагын бер традицияне – кунакчыллык традициясен өйрәнергә тәкъдим итәм.
Татар халкының кунакчыллыгы турында риваятьләр йөри. Татар гаиләсе кунакның килүен үк яхшыга юрый. Кунак кадерле кеше дип санала. Татарлар элек-электән кунакларга карата бик игътибарлы, кайгыртучан.
Татар көе яңгырый.
Дусларым, ә сез кунаклар килүгә ничек әзерләнәсез?
(Җаваплар: өйләрне җыештырабыз, тәмле ризыклар пешерәбез, чиста матур киемнәр киябез.)
Укытучы. Ә сез кунакларны кайда каршы аласыз? (Капка янында, ишек төбендә...)
Укытучы. Сез аларны ничек каршы аласыз? (Без кочаклашабыз, үбешәбез, кулларыбызны кысабыз.)
Укытучы. Әйе, әлбәттә шулай.
1 нче укучы. Шунысы кызык: сәламләү вакытында татарларда аеруча өлкән яшьтәге кешеләр белән ике кулны да кысу гадәте бар.
Кунакларны каршы алганнан соң, кунакларга өйгә керергә тәкъдим итәргә кирәк.
Укытучы. Әлбәттә инде, кунакка матур затлы киемнәрдән киләләр. Әйдәгез әле, без сезнең белән бераз тарихка күз салыйк. Кунак каршылаучы хуҗаларның тышкы кыяфәтенә игътибар итик. Авыл кешесенең киеме шәһәрнекеннән аерылып торган. Ир-атлар якалы ак күлмәк өстеннән аксыл камзул һәм кара чалбар кигән. Хатын-кызлар традицион озын итәкле, озын җиңле күлмәк өстеннән биек күкрәкчәле алъяпкыч бәйләгәннәр. Камзулны хатын-кыз, гадәттә, туйдан соң кия башлаган. Ирләр өчен аяк киеме – итек, читек, ачык төстәге туфли. Хатын-кызларның аягында бизәкле читек булган. Татарларда ювелир сәнгате дөньякүләм танылу ала. Болар – нәфис, асылташлар белән бизәлгән филигрань эшләнмәләр. Көмешче һөнәренең традицияләре гасырлар буена формалашкан һәм камилләшкән. Көмеш, алтын, асылташлар, көмеш тәңкәләр белән бизәлгән әйберләр хәтсез булган.
Түбәтәй – ир-атларның баш киеме. Хатын-кызларда – калфак, кечерәйтелгән кәләпүш. Яулык – иң киң таралган баш киеме.
Хәзер дә яулыкларның ниндиләре генә юк. Яулык кигән хатын-кызлар искиткеч матур. Бу аксессуар ярдәмендә йөз формасын, күз төсен ассызыклап, шул ук вакытта кайбер кимчелекләрне дә яшереп була.
Мода күрсәтү.
Укытучы. Ә хәзер без сезнең белән матур итеп һәм дөрес итеп яулык бәйләргә өйрәнербез.
(Мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс.)
2 нче укучы. Кунакларны матур һәм бәйрәм киемнәрендә каршы алгач, без аларны өстәл янына чакырабыз.
3 нче укучы. Татарлар элек-электән кунакларны төрле тәмле ризыклар белән сыйларга тырышканнар.
Укытучы. Тыңлап карагыз әле! Менә нинди кызыклы мәгълүматлар бар бу турыда.
1 нче укучы. «Кем кунак чакырырга яратмый, шул шатлык белми» – татарларда шулай диләр.
2 нче укучы. Үзеңне хөрмәт итүләрен теләсәң, икмәк-тозлы, ачык йөзле, юмарт бул. Бу синең мал-мөлкәтеңне югалтмас, бәлки, күбрәк тә итәр.
3 нче укучы. Әгәр сый булмаса, кунакны сүз белән иркәлә.
4 нче укучы. Кунакчыл булмаган кеше – кимчелекле кеше.
«Кунак биюе»
5 нче укучы: Борынгы татар йоласы буенча, хуҗа, кунаклар хөрмәтенә, бәйрәм ашъяулыгы җәеп, өстәлгә иң яхшы ризыклар: татлы чәкчәк, бавырсак, кош теле куеп, әлбәттә, хуш исле чәй әзерләргә тиеш булган. Сез барыгыз да беләсез инде, чәй татарларда элек-электән бик популяр.
Укытучы. Кадерле кунаклар, без хәзер сезнең чәй турында нәрсә белүегезне күрербез. Без мәкальләрнең башын әйтәбез, ә сез аларны дәвам итәргә тиешсез.
Чәй эчәсең – сәламәтлекне саклыйсың. Чәй эч – бәла-казаларны белмә. Чәй белән авырмыйсың, ә сәламәтлегеңне арттырасың. Чәй эчмәсәң, кайдан көч аласың? Чәй арыганлыкны бетерә, кәефне күтәрә. Чәй эчү – рәхәт яшәү.
Укытучы. Кайнар һәм каты чәйгә шикәрдән тыш сөт яки каймак, май өстиләр. Чәйне кечкенә чынаяклардан эчәләр. Ә инде кунак йорт хуҗасы белән сүзгә бирелеп китеп, чәе суынса, хуҗа хатын аңа яңа пешкән чәй салынган пиала яки кәсә бирергә тиеш.
6 нчы укучы. Барлык татарларның да уртак милли ризыклары, уртак традицияләре бар. Шуңа күрә бәйрәм өстәленә карап: «Бу – татар өстәле, нинди шәп!» – дип горурланып әйтергә була.
7 нче укучы. Безнең өстәлдә бүген татар милли ашлары күп. Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышып китик.
1 нче укучы. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр татарлар икмәкне изге ризык итеп саныйлар. Борынгы заманда алар арыш икмәге ашаганнар (байлар гына бодай икмәге пешергән, анысы да һәрвакытта да түгел). «Ипидер! Ант итәм!» дип, икмәк белән ант итү гадәте дә бар. Балалар кечкенәдән үк һәр ипи валчыгын җыярга өйрәнгәннәр. Икмәкне, гадәттә, гаиләнең өлкән әгъзасы күкрәккә терәп кискән.
Укытучы. Татарларда бигрәк тә итле ризыклар зур урын алып тора.
2 нче укучы. Пәрәмәчләр мичтә бик сусыл булып пешә, вак итеп туралган майлы сарык ите, суган һәм бәрәңге эчлеге салынган өчпочмакларны да бик яратабыз.
3 нче укучы. Зур бәлеш.
4 нче укучы. Вак бәлеш – шулай ук традицион татар ризыгы.
5 нчы укучы. Бавырсак – үсемлек маенда кыздырыла торган татар ризыгы.
6 нчы укучы. Чәкчәк кебек татлы десертны кем генә белми икән.
Татар җыры яңгырый. («Күчтәнәч».)
Укытучы. Ә хәзер, кадерле кунаклар, сезне табынга, үзебезнең сыйларыбыздан авыз итәргә чакырабыз. Гадәт буенча, мул табыннан соң кунакларга калган ризыкларны үзләре белән алып китәргә тәкъдим ителгән. Һәм, сез дә бездән кечкенә күчтәнәчләр кабул итегез. (Балалар бүләкләр тапшыра.)
Көннәрегез аяз булсын!
Илләр тыныч булсын!
Яңгырлар явып, игеннәр уңсын!
Балалар тәүфыйклы булып үссен!
6 нчы укучы. Без: «Рәхмәт сезгә», – дибез...
Укучыларга, укытучыларга һәм бүгенге барлык кунакларга.
5 нче укучы. Безнең бурыч – гореф-гадәтләребезне саклау, ата-бабалар мәдәниятен торгызу.
3 нче укучы. Бер-берегезгә кунакка йөрегез, ачык йөзле, дус булыгыз. Чөнки иң мөһиме – табын түгел, ә кадерле кешеләр белән аралашу шатлыгы.
«Бәхеттә-шатлыкта» җыры.
Фото: culture.ru
Комментарийлар