Логотип Магариф уку
Цитата:

Каз өмәсе

Ноябрь аенда Мөслим районында дүртенче тапкыр Бөтенроссия «Каз өмәсе 2024» фестивале гөрли. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чарага каз йолку буенча гына түгел, чигү, сый әзерләү, мендәр тутыру, картина ясау, видеоролик төшерү һ.б. шундый күпкырлы талантларга ия осталар җыела. Фестиваль кысаларында шәҗәрәләр дә барлана. Ә бит барысы да гап-гади каздан башлана!

Каз – Мөслим бренды

Татар яшәешенең ныклы нигезен саклап, аны замана сулышы белән шулкадәр гармонияле итеп үреп яши торган үрнәк җирлек ул Мөслим. Кәсепләре дә, кул эшләре дә, ризыклары да, йолалары да, хәтта җыр-моңнары да казга бәйле биредә яшәүчеләрнең. Мөслим мәдәният йорты каршында Бәхет скверы ачылган. Аның үзәгендә ни дип беләсез? Әлбәттә, каз! Хәтта берәү генә дә түгел. Бер-берсенең кочагына сыенган, бәхетнең гаиләдә икәнлеген тасвирлаган пар казлар сыны. Композициянең авторы рәссам-скульптор Фазыл Шиһапов казларга татар гаиләсенең рухын күчерергә тырышкан. «Хатын-кыз каз образында, иренең түшенә борынын терәгән. Ул бик тыныч, авыз чите белән генә тыйнак елмайган. Ә ир җитди, җаваплы, гаиләсе өчен барысын булдырган, карашы гел уяу», – ди ул.

Ни дисең, каз – Мөслим бренды, бетте-китте! «Ни өчен Мөслимдә?» дип сораучыларга дәлилләре саллы район хакимияте башлыгы Альберт Хуҗинның: «Өмә бит ул каз йолку гына түгел, ә бер-берең белән күрешү, аралашу, эш белән рәттән күңел ачу, сыйлану, йоланы үтәү. Мөслим районы эшмәкәрләре генә дә 130 мең баш каз үстерә! Ә хуҗалыкларда – 40 меңләп баш. Элекэлектән әби-бабайларыбызны каз ризыклы да, түшәкле дә иткән яшәү чыганагы булган. Эшлекле сәфәргә Сургутка баргач, берәүне очраттык: «Фестивальдә катнашу өчен ике каз сатып алдым да, өмә уздырдык, бәке тишеп юарга бардык», – дип сөйләде. Димәк, Россия буйлап атлый татар йоласы».

Ел саен бәйгегә 500 ләп гариза кабул ителә: ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан Республикалары. Үз җирлегеңдә, үз гаиләңдә каз өмәсе җыймый торып, фестивальдә катнашу мөмкин түгел. Илебез буйлап
күпме каз өмәләре җыелып, туганлык җепләре ныгып, күршеләр дуслашып, йолалар бүгенгебездә яңарган дигән сүз бит ул.
Каз өмәсенең буыннар чылбырын саклау, яшь буын тәрбиясендәге роле дигәннән, фестивальдә катнашучыларның яше дә игътибарсыз калмый. Узган ел «Иң кечкенә катнашучы» дипломы белән Мөслимнән Хантимерова Кадрия Илнар кызы бүләкләнде. Иң өлкән катнашучы җәй көне 90 яшен тутырган Удмуртия Республикасыннан килгән Минәҗева Нурсинә Харис кызының иңнәренә дә ап-ак Оренбург шәлен яптылар. 

«Чакыру билеты»

«Каз өмәсе» фестиваленең төп максаты да милләтебезнең рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, календарь бәйрәмнәрне халкыбызга кайтару, шәхси хуҗалыкларда традицион булган кош-корт үрчетүне тергезүдән гыйбарәт. Чын-чынлап каз өмәсендә катнашып карамыйча йола турында сөйләүдән ни мәгънә? Менә шуңа күрә бар халык өмәгә чакырулы! Ык буена казларны суда чайкарга да бар кеше бергәләп төшә.

Элегрәк казларны әле меңәр башлап тотмыйча, 12–15 казны сую өчен өмәләр җыелган вакытта, анда «чакыру билеты» белән килгәннәрен белә идегезме? Өмәгә дәшәргә баланы йөгерткәндә, билет урынына хуҗа хатын каурый биреп җибәрә торган булган. Чакырылучы каурыйны тотып өмәгә килгән. Хикмәте шунда: җитешсезлектә яшәүчеләр дә бар бит, ә өмәдә, әлбәттә, инде табын тулы сый булачак. Өмәгә чакырылмыйча да килергә теләүчеләр бик күп булган.

Бер килограмм каз мамыгы бәясе якынча 1200 сум тора. 70х70 үлчәмле бер мендәргә 8–10 баш казның йоны кирәк.  

Каурыйлы кәсеп

Өченче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваленең Гран-при иясе дип табылган Индира-Ирек Хамадишиннар гаиләсенең Мөслимдә «Агролидер» кооперативының каз сую һәм эшкәртү цехы эшли. 2020 елда «Вкусы России» бәйгесендә беренче урын алулары җитештерелгән продукцияләренең сыйфаты турында сөйли. Ирек әфәнде чүплек урынына каз эшкәртү буенча 20 миллионлык объектны салып куя, аңа кадәр 30 йөк машинасы чүп кенә чыгаралар. Хәзер биредә казны суялар, эшкәртәләр, тозлыйлар, кабымлыклар (нарезкалар) ясыйлар.

– Бар көченә эшләгән чагында биредә 400–450 каз чистартырга була, – ди ул. – Хәзерге вакытта эшчеләр белән проблема зур, әлегә көненә 300 баш каз чистартабыз: үземнекеләрне генә түгел, фермерлар да чиратта тора.

Сату мәсьәләсендә күпләп сатып алучылар белән эш йөртә Ирек Шакирҗан улы. «Сата белмим, үстерә генә беләм», – дип көлә белеме белән рәсем укытучысы булган эшмәкәр. Бизнеста да иҗадилыкны ярата. Кеше бер төсле эшләсә, ул башкача эшләп булмасмы дип уйлый. Сүз уңаеннан, чигү буенча ярышны җиренә җиткерүне дә үз өстенә алып, күпме матур чигү үрнәкләре туплануга сәбәпче булган шәхес ул!

Тиздән каз өмәләре тәмамланыр. Казларның җир катыру белән аеруча моңсу яңгыраган көзге каңгылдашулары да ишетелмәс. Өмә ыгы-зыгысы, коймак исе дә юк, уен-көлке, җыр-бию дә тынар. Авылда муллык, туклык. Авыл кышка кереп бара. 

«Милләт хәрәкәтендә вак мәсьәләләр юк»

Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе: 

– Милләт хәрәкәтендә вак мәсьәләләр юк. Эшмәкәрлек һәм һөнәрчелек дигәндә дә, төп йорт һәм буыннар бәйләнеше дигәндә дә, йола һәм тәрбия дигәндә дә татарның язмышында каз өмәсе аерым игътибарга лаек. Татар мамык шәле, татар атлары, татар казы һ.б. шундый бренд аша традицияләр дә саклана, замана белән дә бер адымда барабыз. Тарихи чынбарлыкны чагылдырган милли горурлык чыганагы, тирән мәгънәгә ия йола бу каз өмәсе. 

Каз суюга бәйле кайбер кагыйдәләр

•Көянтәгә асып юарга төшкәндә, казның аркасы хуҗа ягында булырга, ә пар каз асабыз икән, аркасы аркага тиеп барырга тиеш.

• Казларны чалырга салгач, тигез итеп рәттән басарга кирәк. Ун каз икән, ун кеше казны тотып бер сафта булсын. Чалучы кеше кошның башын каны ераккарак сипсен дип ныклап тотарга тиеш. Аңа төрле мәгънә салырга тырышсалар да, асылы бер – чисталык. Каны теләсә кая, өс киеменә чәчрәмәсен өчен, бу кагыйдәне керткәннәр дә инде.

• Сую өчен абзардан иң беренче казны алып чыгу өчен, әтиәнисе тигезлектә яшәгән кызны кертеп җибәргәннәр. Ни өчен шулай эшләнә: ата һәм ана каз киләсе елга да исән-сау булсын һәм бәбкәле йомыркалар салынсын.

• Каз өмәсендә каз тәбикмәге, коймагы пешерү хәтта мәҗбүри итеп куелган. Иң беренче майны алу белән, хуҗага биргәннәр, эретеп коймакка әзерләп куйсын дип.

• Каз чалуны теләсә кемгә тапшырмыйлар, гомер-гомергә аерым кеше булган. Кулы әйбәт, йомшак дигән әйбер бүген дә сакланып калган.

• Казны чалу белән иң беренче эш итеп харам йонны алып куялар, аерым чиләккә тутырып яндыралар.

• Суюга казның бугаз «җен»ен аерып кую кирәк, юкса эчен алганда комачаулаячак.

• Эчне алганчы казны бераз суыту шарт, җайлырак була. Иң элек бавырдан үт куыгын җайлап кына алып куябыз. Аны халык элек-электән банкага куеп саклап, катырып, буыннар сызлаганда сөртә торган булган.

• Йөрәктән чыгучы тамырлар – йөрәк «колаклары» бар. Шул өлешне кисеп алып, төнлә урын-җиргә йомышлый торган балага кайнатып эчерә торган булганнар

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ