Янгын чыккан мәктәп укучылары өйләрендә белем алачак (видео)
Казанның 32нче мәктәбе укучылары атна ахырына кадәр дәресләрне өйдән торып кына өйрәнәчәк. Бу хакта башкала мэриясе белдергән. Инде хәбәр итүебезчә, кичә Казанның 32нче мәктәбендә янгын чыкты. Ба...
Казанның 32нче мәктәбе укучылары атна ахырына кадәр дәресләрне өйдән торып кына өйрәнәчәк. Бу хакта башкала мэриясе белдергән.
Инде хәбәр итүебезчә, кичә Казанның 32нче мәктәбендә янгын чыкты. Барлыгы 500гә якын укучы һәм 30дан артык мөгаллимне эвакуацияләделәр. Янгында ике кеше зыян күргән. 25 яшьлек укытучы тәрәзәне ватканда пыялага киселгән, ә уку йортын төзекләндерүче 70 яшьлек эшче, ялкынны сүндерергә тырышып, аягын яндырган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
Тикшерүчеләр янгынның килеп чыгу сәбәпләрен хәбәр итми әле. Ялкынның беренче каттагы технология кабинетында күтәрелүе генә билгеле.
Комментарийлар