Логотип Магариф уку
Цитата:

Аю табаны

Халык телендәге «аю табаны», «эскәмия аяк» дигән төшенчәләрне табиблар яссытабанлылык дип атый.

«Табиблар улыбызга кичекмәстән ортопедик аяк киеме кидертергә кушты. Табан асты формасы үзгәргән булу сәбәпле, аякларга, билгә, умыртка баганасына көч килергә мөмкин икән. Шуңа күрә белгеч аякларны җылы парафинга төреп, махсус массаж ясатырга, физик күнегүләр эшләргә һәм, беренче чиратта, аяк киемен алыштырырга киңәш бирде. Казанда ортопедик аяк киемнәре сатылган кибеткә баргач, яссы табанлылылар өчен аяк киеменең бәясе коточкыч кыйммәт булуын ачыкладык.
2 яшьлек баланың җәйге сандалигы гына да
4500 сум тора. Көзге, кышкы аяк киемнәре тагын да кыйммәтрәк... Әлегә гаиләбездә аны сатып алырга мөмкинлек юк. Ортопедик аяк киемен кигезми торсак, ни булыр?»

Нәргизә, Русланның әнисе.
Әни кешенең борчулы соравына җавап эзләп, без Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар амбулаториясе травматология һәм ортопедия үзәгенә юл тоттык. Балаларының яссытабанлы булуы ачыкланган  әниләрнең сорауларына үзәкнең әйдәп баручы белгече, «Азино» сырхауханәсенең травматология бүлеге табибы, травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты, Россия Табигать фәннәре академиясе профессоры
Михаил Викторович ВАСИЛЬЕВ җавап бирде.
– «Аю табаны» авыруына илтифат бирмәүчеләр байтак. Ул авыру белән тәфсилләбрәк таныштырсагыз иде.
– Халык телендәге «аю табаны», «эскәмия аяк» дигән төшенчәләрне табиблар яссытабанлылык дип атый. Ул кешенең табан асты дөрес формалашмаудан гыйбарәт. Иң күп таралган төре статик дип атала һәм барлык төр яссытабанлылыкның 80 процентын тәшкил итә. Балаларда яссытабанлылык, күбесенчә, нәселгә бәйле. Иң беренче билгесе – аякларның кичкә нык аруы, балтырларның талчыгуы. Аннан соң йөргәндә һәм басып торганда да, баланың аяклары авырта башлый. Табан асты гөмбәзе тирәсендә дә (свод стопы) авырту күзәтелә. Табанның калынаюы, аякларның сызлавын күрүгә, кичекмәстән ортопедка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Әлеге авыруны ничек дәвалыйлар? Дәвалау ысуллары ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
– Статик яссытабанлылыкка каршы иң мөһим чара –
авыруны иртәрәк дәвалый башлау һәм даими профилактика уздыру. Моңа баланың кантарлы җирдә, туфракта, комда, ташта, чирәмдә яланаяк йөрүе ярдәм итә. Шулай ук җылы ванна керүе, массаж һәм гимнасти-
ка – кирәкле шартлар. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың табан асты һәм балтыр мускулларын синусоидаль модульле токлар ярдәмендә ныгытып була. Дәвалауның нәтиҗәлелеге пациентның үз тырышлыгына бәйле. Балаларда гадәткә өйләнсен өчен, аяк табаны гимнастикасын ата яки ананың һәр көнне үзе дә ясавы мөһим! Күнегүләрне 3-4 атна дәвамында бергә эшләгәч, бала инде әлеге режимга ияләшә һәм мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә башлый.
– «Аю табаны»н дәвалау өчен махсус аяк киемнәре бар. Ул нәрсәсе белән аерылып тора? Аны ничек дөрес сайларга? Әгәр кимәсәң, ни дәрәҗәдә зыянлы?
– Яссытабанлылык билгеләре булган аяклар өчен ортопедик аяк киеме билгеләнә. Ул аякка җиңел, нык һәм уңайлы булырга тиеш. Әлеге аяк киеме, авыру аркасында барлыкка килгән үзгәрешләрне – аяк балтыры, бот, табан астының кимчелекләрен күздә тотып, махсус калыпта ясала. Төзелеше буенча ул киләчәктә балтыр мус-
куллары, тез буыннарының үзгәрүенә ирек бирмәслек итеп эшләнә, табан астын да ныгытып тота. Табан гөмбәзенең дөрес формалашуына ярдәм итә. Мондый аяк киеме балтыр һәм табан асты буыннарына төшә торган йөкне дә киметә.
Яссытабанлылыкның беренче билгеләре күренүгә, табанны дөрес формалаштыру чаралары күрмәсәк, киләчәктә тез буыннары үзгәрергә, умыртка баганасы кәкрәергә, гәүдә төзелеше бозылырга мөмкин.
– Хәзерге вакытта ортопедик салоннар бик күп. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Чыннан да, ортопедик салоннар аз түгел. Алар тәкъдим ителә торган продукциянең сыйфаты һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе белән аерыла. Иң яхшысы –
профессиональ эре челтәрләргә, үзен уңай яктан таныткан ортопедик салоннарга мөрәҗәгать итү. Биредә медицина белеме булган консультантлар эшли. Алар кирәкле аяк киемен дөрес итеп сайларга ярдәм итәчәк.

Рамилә Нотфуллина

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ