Логотип Магариф уку
Цитата:

Бармак уеннары (I кечкенәләр төркемендә сөйләм үсешен камилләштерү алымнары)

Фәридә БАТЫРШИНА,Казандагы катнаш төрдәге 355 нче балалар бакчасы тәрбиячесе1–2 яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен, шундый тәҗрибә үткәрелгән: бер балага олы кеше бер-бер артлы 1,...

Фәридә БАТЫРШИНА,
Казандагы катнаш төрдәге 355 нче балалар бакчасы тәрбиячесе


1–2 яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен, шундый тәҗрибә үткәрелгән: бер балага олы кеше бер-бер артлы 1, 2, 3 бармагын күрсәтеп: «Син дә шулай ит!», – ди. Биремне төгәл, дөрес эшләгән бала – яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче бәләкәчләр бармакларын аерып күрсәтә алмыйлар.


Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкаруына ирешми торып, аның сөйләм үсешен камилләштереп булмый. Бармак хәрәкәтләре үсеше артта калса, сөйләм үсеше тоткарлана.


Хәзерге вакытта ата-аналар да бармак уеннары уздыру белән ныграк кызыксына башлады. Ләкин балалар бакчасында өйрәнү өчен лексик темага уеннар табу бик авыр. Бармак уеннары рус телендәге китапларда еш очрый, ә татарча ярдәмлекләрдә андый күнегүләр сирәк була. Л.Х.Дәүләтшинаның «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез» дигән китабы моңа мисал булып тора. Без бу китап материалында гына тукталмаска тырыштык һәм рус телендә чыккан кайбер җыентыкларны өйрәнеп чыктык. «Развитие мелкой моторики рук у детей раннего возраста» (Е.А.Янушко), «Солнышко на ладошке. Пальчиковые и жестовые игры детей от года» (Е.А.Савельева), «Гимнастика для пальчиков – для девочек и мальчиков» (Т.П.Трясорукова) шундыйлардан.


Җыентыклардан алынган уеннарны татар төркеме балаларына яраклаштырып кулландык. Шул уеннарның кайберләре белән таныштырып китәбез.
1. Яшел аланда (кул чукларын бер-берсе белән ышкыйлар)
Маймыллар сикерә (бармаклар хәрә­кәтләнә).
Алар арыдылар,
Үләнгә төштеләр (бармакларны йодрык­ка җыялар).
2. Бу – кул (бер кул йомарлана, ачыла).
Килде песи һәм китте, китте, китте (баш һәм имән бармак бәлән уч төбендә атлау хәрәкәтләре ясала),
Чәнти бармакка җитте (чәнти бармакны ышку).
Бу да кул,
Кара, икенче песи монда (икенче кул бе­лән дә шул ук хәрәкәтләр ясала).
Тиз, тиз, тиз йөгерде,
Чәнти бармакка җитте.
Песине куып тотыйк (ике кулны кушып күрсәтү).
Кулларны чәбәклибез (кулларны чәбәк­ләү).
3. Очрашты ике песи: «Мияу-мияу!»


Дәвамы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ