Логотип Магариф уку
Цитата:

Ә.Бикчәнтәеваның «Апрель ае» шигырендә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре

(Әдәби уку дәресе. Татар мәктәбе. III сыйныф)Роза МӘННАПОВА,Чаллыдагы 4 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкъдим ителгән дәрес – III сыйныфта «Вакыйгалар...

(Әдәби уку дәресе. Татар мәктәбе. III сыйныф)


Роза МӘННАПОВА,


Чаллыдагы 4 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы


 


Тәкъдим ителгән дәрес – III сыйныфта «Вакыйгалар бәйләнеше» бүлегенең җиденче дәресе. Бу бүлектә «вакыйга», «бәйләнеш», «сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше», «каршылык бәйләнеше», «күренеп торган бәйләнеш», «күзгә күренми торган бәйләнеш» төшенчәләрен, аларның әсәр сюжетын тудырудагы ролен танып белү оештырыла. Моңарчы «вакыйга», «бәйләнеш», «сәбәп вакыйгасы», «нәтиҗә вакыйгасы» төшенчәләре формалаштырылды. Бу дәрестә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенең катлаулырак төре – бер вакыйганың бик күп вакыйгалар тууына сәбәп булуын; ә нәтиҗә булып килгән вакыйганың башка вакыйгалар өчен сәбәпче вакыйга булып китә алуын танып белү оештырылачак.


Дәрес тибы: яңа белем үзләштерү дәресе.


Максат: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен үзләштерү; әдәби әсәрне бөтенлек итеп тану күнекмәсен үстерү .


Планлаштырылган нәтиҗәләр


Предмет нәтиҗәләре:


– сәбәп вакыйгаларын һәм вакыйга сәбәпләрен аерып ала белү күнекмәләрен камилләштерү;


– сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен танып белүнең катлауландырылган моделен төзү; әсәрне анализлаганда, модельне терәк-схема буларак куллану күнекмәсен формалаштыру;



  • әдәби әсәрне укый белү;

  • “вакыйга”, “бәйләнеш” төшенчәләрен дөрес куллана белү;

  • әсәрне вакыйгаларга таркату;

  • сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен танып белү


Метапредмет нәтиҗәлек


Регулятив универсаль уку гамәлләре:


– мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсен кую (дәреснең максатын билгели белү);


– уку мәсьәләсен чишү юлларын билгели белү;


– эшчәнлеккә үзконтроль, үзбәя бирә белү.


Коммуникатив универаль уку гамәлләре:


– биремнәрне тиз һәм аңлап укый белү;



  • төркемдә эшли белү: башкаларны тыңлый һәм аларның фикерен кабул итү, үз фикереңне диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү.


Танып белү универсаль уку гамәлләре:


– белемнәр системасында ориентлашу: үзләштергән белем һәм күнекмәләрне куллана белү.


Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган гамәлләр:


– үз эшчәнлекләренә адекват үзбәя бирә белү;


– әсәрдә катнашучыларга (авторга, персонажларга) бәяне аларның гамәлләренә, сөйләгән сүзләренә әйләнә-тирәдәгеләргә (башка персонажларга) йогынтысына карап бәя бирә белү;


– игътибарлы, төркемдә эшләгәндә бер-беренә ихтирамлы мөгамәләдә булу.


Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: эвристик әңгәмә, проблемалы ситуация.


Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: төркемдә (парларда, дүртәрләп).


Кулланылган әсәр: Әминә Бикчәнтәеваның “Апрель ае” шигыре.


Ресурслар: А.Г.Яхин. Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерелешле укыту программасы / Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1–4 нче сыйныфлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2010; 3 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. – Казан: Мәгариф, 2010.


Компьютер, интерактив такта, презентация.


Дәрес барышы
I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә тарту, уңай психологик мохит тудыру.


Укытучы.


Тәрәзәдән кояш карый,


Елмая, көлә.


Нинди рәхәт, нинди якты,


Елмайыйк без дә.


Бер-беребезгә карыйк һәм һәммәбезгә уңышлар телик.


– Исегезгә төшерегез әле, уңышлы эш өчен дәрестә ниләр таләп ителә?


Көтелгән җавап. Игътибар, хәтер, үзләштерелгән белемнәр, бер-береңне тыңлый белү һ.б.


Укытучы. Без бүген парларда да, төркемләп тә ярдәмләшеп эшләрбез. Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик.


Көтелгән җавап. Иптәшеңне хөрмәт ит. Һәркемне тыңлый бел. Килешмәсәң – тәкъдим ит!


Укытучы. Әдәби уку дәресләрендә без гадәттә нинди максат куябыз әле?


Көтелгән җавап. Яңалыклар ачабыз. Авторның ачышларын табып, бәялибез һәм шунда үзебезне дә күреп алабыз.


Укытучы. Әйе, һәр дәрес безгә яңалык алып килә. Узган дәресләрдә без нинди яңалык ачтык соң?


Көтелгән җавап. Вакыйгаларның сәбәпләрен табарга өйрәндек. Сәбәп тудыра торган вакыйга һәм нәтиҗә булып торган вакыйга була. Алар үзара бәйләнгән.


Укытучы. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен белү безгә ни өчен кирәк?


Көтелгән җавап. Авторның безгә әйтәсе килгән фикерен табарга ярдәм итә.


II. Актуальләштерү


Максат: танып белү ысулын искә төшерү


Укытучы. Искә төшерегез әле, әсәр белән ничек эшлибез?


 Көтелгән җавап. Әсәрне игътибар белән укыйбыз; исеменә игътибар итәбез; аңлашылмаган сүзләрне аерып алабыз һәм сүзлек эше оештырабыз; вакыйгаларны табабыз; аларның бер-берсенә ничек бәйләнүен ачыклыйбыз.


Укытучы. Нәрсә соң ул вакыйга?


Көтелгән җавап. Тәмамланган хәрәкәткә вакыйга диләр.


III. Уку мәсьәләсен кую


Укытучы. Ә хәзер әлеге табышмакның (табышмак электрон тактада тәкъдим ителә) җавабын табыгыз һәм ачыклагыз, без бүген кайсы әсәр белән эшләрбез икән?


Ага юлдан гөрләвек,


Кар эчендә күлдәвек,


Агачларда бөреләр


Җиләк кебек эреләр.


Тауда үлән терелә.


Кайсы айда?.. (Апрель аенда.) 3 нче слайд


Укытучы. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләячәкбез? Дәреслекнең 93 нче битен карагыз әле.


Көтелгән җавап. “Апрель ае” шигырен өйрәнербез. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табабыз, әсәрнең эчтәлеген ачабыз.


IV. Уку мәсьәләсен чишү


Максат: танып белү эшчәнлеген адымлап оештыру.


Укытучы. Шигырьне укыгыз. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләгез.


Көтелгән эш һәм җавап. Гөжләп укыйлар. Сүзлек эше: шук, юк итте, киткән күк, бүрәнә сүз һәм сүзтезмәләренең синонимнарын табу аша танып белү эше оештырыла: шук – шаян, юк итте – эретеп бетерде , киткән күк – киткән кебек, сыман, төсле.


Бүрәнә сүзенең асылын Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән файдаланып ачыклыйбыз: баш-башлары киселгән, ботаклардан чистартылган агачның бер өлеше.


Укытучы. Әйдәгез вакыйгаларны үз сүзләребез белән сөйләп карыйк әле.


Көтелгән җавап. Апрель ае карны эретеп бетергән. Бозлар агып киткән. Гөрләвекләр сулары ага башлаган. Кыш узып киткән, һәм яз килгән кебек булган.


Укытучы. Кем карап торган бу вакыйганы?


Көтелгән җавап. Лирик герой карап торган. Аннан соң ул песи баласыннан “ Яз җиттеме?” – дип сораган.


Укытучы. Ә песи баласы ничек җавап биргән?


Көтелгән җавап. Юк, җавап бирмәгән, әнисеннән сорарга йөгергән.


Укытучы. Әнисе кайда булган, ничек дип җавап биргән?


Көтелгән җавап. Әнисе урамда, салкын җилләр исмәгәнгә, җылы булганга бүрәнә өстендә йоклаган булган.


Укытучы. Төркемнәрдә киңәшеп вакыйгаларны барлыйк. Нәрсәнең вакыйга дип аталуын истән чыгармагыз.


 Көтелгән җавап. Тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге язма барлыкка килә:



  1. Апрель ае килгән.

  2. Кар эреп беткән.

  3. Елгалардагы бозлар агып киткән.

  4. Таулардан гөрләвек сулары ага башлаган.

  5. Лирик герой песи баласыннан “Яз җиттеме?” – дип сораган.

  6. Песи баласы әнисеннән “ Яз җиттеме?” – дип сорарга йөгергән.

  7. Әни песи, урамга чыгып, бүрәнә өстендә йоклаган.


Укытучы. Бу вакыйгаларның кайсысы сәбәп, кайсысы нәтиҗә булыр икән?


Көтелгән эш һәм җавап. Төркемнәрдә киңәшә-киңәшә җавап эзләү оештырыла. Тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге язма барлыкка килә:


Сәбәп вакыйгалары: 1, 5


Нәтиҗә вакыйгалар: 2,3,4, 6,7.


Укытучы. Кайсы вакыйгаларны бер-берсенә сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше бәйләгән?


Көтелгән эш һәм җавап. Төркемнәрдә киңәшә-киңәшә җавап эзләү оештырыла. Тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге язма барлыкка килә:


1 →2, 3, 4, 7;


5→ 6.


Укытучы. Без сезнең белән әсәр бербөтен була, дип өйрәндек. Димәк, тагын ниндидер бәйләнеш булырга тиеш!?


Көтелгән эш һәм җавап. Төркемнәрдә киңәшә-киңәшә җавап эзләү оештырыла. Тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге язма барлыкка килә:


Бер сәбәп вакыйга 4 нәтиҗә вакыйга китереп чыгарды → ул нәтиҗәләр башка вакыйга булуына сәбәп булды → яңа барлыкка килгән вакыйга тагын башка вакыйга барлыкка килүенә сәбәп булды.


 Нәтиҗә түбәндәгечә модельләштерелә:


1 → 2, 3, 4, 7 → 5 → 6.


Укытучы. Нәтиҗә ясыйк: димәк, бер вакыйга бик күп вакыйгалар тууына сәбәп була; ә нәтиҗә булып килгән вакыйга үзе дә сәбәпче вакыйга булып китә икән.


Дәрестә ясалган әлеге табыш хор белән → парларда → үз-үзләренә әйттерелә.


Укытучы. Йә, кызыклы булдымы дәрес? Табыгыз әле, кем шулай мавыгып эшләргә мәҗбүр итте икән безне? (Автор шәхесенә мөнәсәбәт уяту максаты белән сорала.) Кем язган бу шигырьне? Ул әсәрдә ничек катнашты?


 Көтелгән эш һәм җавап. Гөр килеп авторны табалар – Әминә Бикчәнтәева! Ул лирик герой булып Апрель аена соклана. Аны шук дип атый, бик яратып Апрель ае китереп чыгарган вакыйгалар турында безгә – әсәрен укучыларына сөйли.


Укытучы. Ә без нинди хис кичерәбез? Күзәтегез әле үз-үзегезне.


Көтелгән җавап. Күзләребез елмая, безнең дә Апрель аен күзәтәсе килә. Без аны яраттык. Әминә апа Бикчәнтәева турында күбрәк беләсе килде. Чөнки ул безне уйларга, фикер йөртергә өйрәтте, эзләнергә этәрде.


V. Рефлексия


Максат: уку максаты белән ирешелгән нәтиҗәләрне чагыштыру, үзбәя бирү.


Укытучы. Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык?


Көтелгән җавап. Төркемнәрдә киңәшә-киңәшә, куелган сораулар буенча фикер туплыйлар, җавап бирергә әзерләнәләр.


Укытучы.


– Кемгә дәрестә җиңел булды?


– Кем әлегә аңлап бетермәде?


– Кем бүген үз эшеннән канәгать? (Үзбәя таблицасы буенча укучылар эшчәнлекләренә бәя бирәләр.)


VI. Өйгә эш бирү



  1. Әминә Бикчәнтәеваның “Апрель ае” шигырен гаиләдәгеләргә укырга.

  2. Шигырьне сәнгатьле укырга әзерләнергә.

  3. Вакыйгаларның берсен сурәтләгән рәсем ясарга.


Әдәбият.



  1. Яхин А.Г Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерелешле укыту программасы / Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 14 нче сыйныфлары өчен. Казан: Мәгариф, 2010.

  2. Яхин А.Г. 3 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / А.Г.Яхин. Казан: Мәгариф, 2010.

  3. 3. Мозаффарова М.Г. «Әдәбият» предметын укыту үзенчәлекләре: Татар әдәбияты буенча башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. М.Г.Мозаффарова. Казан. ТР Мәгарифне үстерү институты, 2014.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ